news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сез хатын-кыз булып киенгәнсез дип торам» - Җәвит Шакиров «туганын» тапкан

news_top

Җәвит Шакиров социаль челтәрләр аша үзенә ике тамчы су кебек охшаш ханымны тапкан. «Туганы»ның видеосын үзенең сәхифәсенә дә урнаштырган.

«Ниһаять, ничә елдан соң туганымны таптым. Рәхмәт Ильмира дустыбызга, ул ярдәм итмәсә, бәлки, бер- беребезне күрми-белми үлеп китәр идек. Ул да мине эзләгән...

Очрашу 21 сентябрь көнне Оренбургта, Татар театрында. Безнең концертка килә», – дип язган артист.

Бу ханым артистка чыннан да бик охшаган. Шуңа да әлеге видео бик күп лайклар һәм комментарийлар җыйган.

«Бу игезәк булган ич»;

«Мин сез киенеп куйгансыз дип торам»;

«Җәвит Шакировны хатын-кыз итеп киендереп, тавышын үзгәрткәннәр дип уйладым»;

«Беренче күрүдән Җәвит абыйның копиясе дип уйладым»;

«Сезгә ДНК ясарга кирәк»;

«Мимикаларыгызга кадәр охшаш бит»;

«Мин моны ясалма фәһем аша ясалган дип уйладым» – дип мәш килеп беткән Җәвит Шакировның «подписчик»лары.

Охшаганнар бит?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар