Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сез үзегез адәм ыстырамы...» – Римма Никитинаны тамашачысы яклый

news_top_970_100
«Сез үзегез адәм ыстырамы...» – Римма Никитинаны тамашачысы яклый
Фото: © Римма Никитина аккаунтыннан

Римма Никитина үзенең бер чыгышы вакытында җыр сүзләрен оныткан. «Болай да була икән. Кайсыгыз күз тидерде? Үз гомеремдә беренче тапкыр җыр сүзләрен шулай оныттым. Ә бит мин бу җырны, иртәнге 4тә уятып сорасалар да, бер проблемасыз җырлап бирә алам.

Белмим, нәрсә булгандыр бу. Әмма тамашачыма миңа теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәт», – дип язган ул.

«Бер зыян да юк. Аның каравы, син ихлас, үз тавышың белән җырлыйсың, фонограммага түгел. Артистларны фонограмма харап итә, микрофоннарын төшерәләр, ә җыр дәвам итә. Менә ул оят», – дип тынычландырырга ашыккан аны бер тамашачысы.

«Белмәгән килеш оныту тагын да начаррак, Римма», «Җырны ятларга кирәк шул, фонограммага җырларга түгел, адәм ыстырамы», – дип авыр сүзләр язучылар да очраган.

«Сез үзегез адәм ыстырамы. Римма кебек булырга кирәк әле. Ул шундый ярдәмчел. Ул да телевидениегә менәр иде, кү...нән төртсәләр. Ул да алыр иде премияләр. Берүзе әкрен генә күтәрелеп килә», – дип яклаучы тамашачылары да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100