Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сез тир түгеп миңа эшләргә тиеш": Себер эшмәкәре кешеләре белән бергә авылны сата

Эшмәкәр 45 йорты һәм терлекчелек комплексы булган авылны 20 миллион сумга сата.

news_top_970_100
"Сез тир түгеп миңа эшләргә тиеш": Себер эшмәкәре кешеләре белән бергә авылны сата
https://pixabay.com/ru

Бер эшмәкәр Красноярск краенда урнашкан авылны, кешеләре һәм йортлары белән бергә, сатуга чыгарган. Ир-ат бу гамәленнән 20 миллион сум файда алмакчы, дип яза РИА Новости.

Сату турынга игълан сату-алу порталына урнаштырылган. Язылган телефон буенча шылтыратуларга эшмәкәрнең вәкилләре җавап бирә икән, алар «авылны алганнан соң кешеләре белән теләсә нишли аласыз, аларны йортларыннан куып та чыгарырга ярый», дип аңлаталар икән.

НТВ каналы мәгълуматы буенча, әлеге җирләр 1980нче елларда Минусинск төзелеш комбинатыныкы булган, соңыннан компания җитәкчелеге җирләрне чикләнмәгән вакытка куллануга алган. Горбачев заманында авылны төзекләндерүгә дип акча бүленгән, ул акча да шушы җитәкче кулына эләккән.

Авыл халкы, үзләрен сату турында игъланны күргәннән соң, пошаманга калган. «Хуҗа безгә колларга кебек карый иде. Сез миңа тир түгәргә тиеш, киемегезгә бармак калынлыгы тир тозы утырырга тиеш», — дия иде. «Без сезгә батракмы әллә?», дип сорадым, түзмәдем», — дип сөйләгән журналистларга бу авылда яшәүче Николай Земцов.

Телеканал хәбәр иткәнчә, эшмәкәр 90нчы елларда Җир кодексына кергән үзгәрешләргә колак салмаган. Закон буенча, авыл җирлегендәге урман, юллар, электр үкәргеч линияләр, торак пункт берничек тә аныкы була алмый. Шуңа аның сатар әйберсе дә юк, дип аңлаткан район администрациясе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100