Ания гап-гади гаиләдә үсте. Әти-әнисе һәм әбисе белән кечкенә шәһәрдә «хрущевкада» яшәделәр. Тыныч кына мәктәптә укып йөрде, карап торышка бар да әйбәт кебек иде.
Кызга 16 яшь тулгач, әнисе кисәк кенә авырып үлеп китте. Әтисе шешә белән дуслашты, башта кичләрен генә салгаласа, аннан инде башын югалтып, эшен ташлап эчте. Алар әбиләренең аз гына пенсия акчасына яшәделәр. Аниянең тормышы төпкә тәгәри башлады: укуы начарланды, начар компания белән дуслашты, тәмәке тартырга ияләшеп китте, аннан хәтта әтисе һәм аның дуслары белән бергә эчә дә башлады.
Исерек килеш кызлыгын югалтты, шешәдәш дусларының берсеннән балага узды. Ания йөкле булуы турында җиденче айда гына белде. Табиб аборт ясаудан баш тартты. Ә кыз башын югалтып эчүен дәвам итте. Махмырдан интегеп яткан көннәренең берсендә, ваннада гына баласын тапты.
Ни гаҗәп, бала сау-сәламәт, алсу йөзле булып туды. «Аның миңа кирәге юк», – диде Ания һәм кабат кәеф-сафа кора башлады.
Әбисе балага Гомәр дип исем куштырды. Сабый аның белән бер бүлмәдә яши башлады.
Дүрт елдан соң әбисе дә үлеп китте. Исерек әни кеше улына тамчы да игътибар күрсәтмәде. Ярый да эчкече дусларының берәрсе малайга ашарга бирсә. Ә болай Гомәр көннәр буе пычрак бүлмәдә почмакта утырды, сабый хәтта еларга да курка иде.
Баланы әбисе караганын белгән күршеләре ярты елдан соң чаң какты. Алар баланы күрмәү генә түгел, хәтта аның тавышын да, елаганын да ишетмәде. Ания фатирыннан бары тик исерекләрнең сүгенгән тавышы гына ишетелә иде.
Исерек Ания улын опека органнары алып киткәнен аңламады да. Ә нәни Гомәр күзләрен тутырып әнисенә карады:
«Әнием, җибәрмә мине. Мин куркам!» – дип ялварды сабый.
Ике атнадан соң Аниянең әтисе дә үлеп китте. Шешәдәшләре дә аның өенә килүдән туктады. Ания берүзе калды. 6 ел дәвамында бертуктаусыз эчеп, махмырдан иза чигеп яшәгәннән соң, ул беренче көн айнык иде.
Ул әнисенең, аннан әбисенең кинәт кенә үлеп китүен, аннан ялган аракы эчеп агуланып үлгән әтисенең гәүдәсенә тап булуын исенә төшереп утырды. Опека органнары алып киткәндә улының курку катыш, нәүмиз күз карашы исенә төшеп җәфалады. Аниянең йөрәге кысылды, үкси-үкси, чәчен йолкый-йолкый елады... Төнлә дә төшендә баласының елаганын күреп саташты...
Ә иртән Ания ныклы карарга килде: ул улын кайтарырга тиеш. Ул аны һичшиксез кайтарачак! Ул, җыенып, шәһәрдәге балалар йортына китте.
«Без сезгә баланы болай гына кайтара алмыйбыз. Гомәргә сезнең белән яшәү куркыныч булмавын, аңа кирәкле бөтен нәрсәне бирә алачагыгызны расларга тиешсез», – диде балалар йорты директоры.
Ания кибеткә җыештыручы булып эшкә керде. Үз эшен төгәл, чиста-пөхтә башкарды, эштән куркып тормады. Аның тырышлыгын күреп, җитәкчелек Анияне башта фасовщик, аннан сатучы итеп билгеләде. Көтмәгәндә карьера баскычы буйлап алга ыргылды Ания һәм, хәтта, мөдир вазифасына ук иреште.
Хәзер Анияне танырлык түгел иде. Эчеп йолкышка әйләнгән хатыннан сөйкемле генә яшь хатын-кызга әверелде. Ул кирәкле барлык документларны җыйды, опека органнарының бөтен таләпләрен үтәде. Язгы матур көннәрнең берсендә Ания балалар йортына килде.
Балалар йорты директоры Аниягә карады да: «Кирәк бит, ничек үзгәргәнсез. Үз-үзләрен чын-чынлап үзгәртә алган алкоголик хатын-кызлар сирәк очрады миңа», – дип уйлады. Әмма, шулай дип уйласа да, директор Аниягә башка сүзләр әйтергә мәҗбүр булды.
«Сез соңга калдыгыз. Улыгызны 3 ай элек уллыкка алдылар. Гомәрнең яңа әти-әнисе кем икәнен әйтә алмыйм. Уллыка алу кагыйдәләре буенча бу – сер. Үтенәм, әллә нинди ахмаклыклар гына эшли күрмәгез. Улыгызны эзләргә тырышмагыз инде...» – диде директор.
Ләкин директор ханым баланың бу хатын өчен дөньядагы бердәнбер юаныч икәнен бик яхшы аңлый иде. Улыннан башка яши алмаячак ул. Яки үз-үзенә кул салачак яки инде кабат аракыга ябышачак...
Ания өчен аяк астыннан җир убылгандай булды. Ул тезләнеп утырды да кычкыра-кычкыра елый башлады.
«Үтенәм, зинһар өчен дип сорыйм, улымның кайда икәнен әйтегез миңа! Миңа улым кирәк. Аннан башка беркемем дә юк бит минем...» – дип илерә-илерә елады хатын.
Приют директоры эш дәверендә күпме генә начар хәлләр күрсә дә, кеше хәсрәтенә битараф хатын түгел иде. Ул кәгазь битенә нәрсәдер язып Аниягә тоттырды һәм, дәшмичә генә, кабинеттан чыгып китте.
Кәгазьгә шәһәр исеме, коттедж бистәсе атамасы һәм фамилия язылган иде.
Ания, булган бөтен нәрсәсен сатып, улы янына барырга уйлады.
****************
Зифа фәнни хезмәткәрләр гаиләсендә туып-үсте. Шактый мул, җитеш тормышта яшәделәр. Мәктәпне гел «бишле»гә генә укып бетерде, медицина университетына укырга керде. Шунда үзенең беренче мәхәббәтен очратты. Зифа авырлы икәнен белгәнче, бар да яхшы иде. Өстәвенә, йөргән егете дә намуссыз кеше булып чыкты һәм кызның тормышыннан бик тиз юк булды. Әти-әнисе белән уртага салып сөйләшкәч, аборт ясатырга, дигән фикергә килделәр.
Ләкин, гөнаһлары өчен җәза булдымы, Зифа башкача балага уза алмады, хәер, үзе акушер-гинеколог булып эшләде ул. Бала таптырганнан соң, Зифа һәрвакыт шатлана да, елый да. Беркайчан да үз баласы булмаячагын уйлап елый иде бичара хатын.
Зифа үзенең коллегасына – хирург булып эшләүче табибка кияүгә чыкты. Мират бик яхшы кеше булды. Хатынын бик яратты ул, аның бала таба алмаячагын белгәнгә күрә, Зифа белән балалар турында сөйләшмәде. Ә Зифа газап чигә иде.
Берникадәр вакыт узгач, Мират белән Зифа балалар йортыннан сабый алырга уйлады. Ә инде кеше сүзеннән качу өчен, башка шәһәрдәге приютка барырга теләделәр.
Балалар йорты директоры аларны ачык йөз белән каршы алды. Аның тәрбиясендәге кайсыдыр сабый яңа әти-әниле булыр дигән өметтә, Мират белән Зифаны балалар уйнаган бүлмәгә озатты. Зифа шундук тыныч кына уйнап утырган сөйкемле малайга игътибар итте. Баланың моң-сагыш тулы күзләре җәлеп итте бугай аны. Зифаның бу сабыйны кочагына алып иркәлисе: «Бу дөнья ул кадәр үк кырыс түгел әле, бәләкәчем», – дип юатасы килде. Малай да Зифага таба атлады.
«Син минем әнием буласыңмы?» – дип сорады ул, күзләрен тутырып карап.
«Әйе», – дип елмайды Зифа һәм баланы кочаклады.
Ул бер мизгел эчендә малайның үз баласы булачагын аңлады.
Уллыкка алу эшләре тиз һәм җиңел булды. Гомәргә үзенең яңа әти-әнисе янында бик рәхәт иде. Аның беркайчан да бу кадәр матур уенчыклар күргәне булмады, аны беркайчан да болай яратканнары, кайгыртканнары юк иде. Ләкин кайвакыт аны гел бертөрле төш кереп йөдәтте – ул әнисенә карый һәм: «Әнием, җибәрмә мине. Мин куркам!» – дип кычкыра.
******
Ания булган бөтен мал-мөлкәтен сатты. Эшләп тапкан акчасын улы өчен җыеп барды. Бераздан Ания улы белән икесенә беренче вакытка бу акчаларның җитәрлек булуын аңлады һәм директор язып биргән адрес буенча юлга кузгалды.
Башта, базарга барып, ул гаиләнең кайдарак яшәвен белеште. Аниянең башында хәйләкәр план барлыкка килде: ул Гомәрнең әти-әнисе белән урамда йөргәнен күзәтеп торачак һәм аулак җирдә улын урлап алып китәчәк.
Җәйге көннәрнең берсендә Зифа улы Гомәр белән паркта пикник оештырырга уйлады. Ания дә аларны күзәтеп, алар артыннан китте. Кинәт кенә Гомәр артына борылды да үзенең чын әнисен күрде. Әллә таныды ул аны, әллә юк. Аннан Зифаның кочагына ташланды.
«Әнием, мин сине яратам. Мин беркемгә дә бирмә, яме?» – диде.
Ания борылды да икенче якка таба йөгереп китте. Хәле беткәнче чапты да чапты ул. Соңыннан көче бетеп җиргә егылды һәм гаҗизлектән үксеп елап җибәрде. Үз баласы аннан курка... Ул башка хатын-кызга «әни» дип эндәшә. Ания өчен кабат дөнья беткәндәй булды.
«Үз баламны тагын газапларга салырга теләмим. Мин аны калдырырга, аңа үземнән башка гына бәхетле яшәргә рөхсәт итәргә тиеш...» – дигән уйлар сызылып үтте аның башыннан.
Үз бәхетсезлеге белән килештеме Ания, әллә ихтыяр көче булмадымы, моннан ары баласы белән күрешү юлларын эзләмәде. Көчсезлек тә түгелдер бу, аның баласына кабат авырлык, газап китерәсе килми иде. Нарасыеның, үзе белән булмаса да, яңа әти-әнисе янында гаилә җылысы тоеп, бик бәхетле яшәвен чын күңеленнән теләде ул.
Аниягә дөнья беткәндәй тоелса да, башына әллә нинди гөнаһлы уйлар килсә дә, аның җыясы ризыгы бетмәгән иде әле. Тәүбәгә килгән хатынны Аллаһ Тәгалә дә рәхим-шәфкатеннән ташламады. Яхшы гына бер ир-атка кияүгә чыкты Ания, тагын ана булу бәхетенә иреште. Ләкин Гомәрен дә бер минутка да онытмады ул, беркемгә белдерми-сиздерми генә баласына күңеленнән бәхет-сәгадәт теләүдән туктамады. Мәңге төзәлмәс, сыкрап-сыкрап җанын авырттырган иң ачы ярасы шул ул аның…