news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сез охшашкансыз» – Рузилә Хәйретдинова элекке ире белән фотога төшкән

news_top
«Сез охшашкансыз» – Рузилә Хәйретдинова элекке ире белән фотога төшкән
Фото: Рузилә Хәйретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Рузилә Хәйретдинова, зурлап, кызы Ясминәнең туган көнен уздырган. Бәйрәмгә кызының әтисен, ягъни үзенең элекке ирен дә чакырган. Кызлары белән бергәләп төшкән фотоларын җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә дә куйган.

Тыңлаучылары һәм сәхифәсен карап баручылары Ясминәне туган көне белән котлаган. Аның сау-сәламәт, игелекле бала булып үсүен теләгәннәр. Шул ук вакытта, җырчының элекке ире белән фотога төшүе дә аларның игътибарын җәлеп иткән. Күпчелек комментарийлар шул уңайдан калдырылган.

«Ой, гаилә бергә җыелган», – дип язган берсе.

«Әлбәттә, баланың ни гаебе бар», – дип җавап калдырган аңа Рузилә.

Күпләр Ясминәнең әтисе кызы булуын билгеләп үткән. «Тач әтисе кызы булган бит бу бала», «Ясминәне мин Рузиләнең әнисе – әбисенә охшата идем. Әтисен күргәч, тач әтисе кызы икән бит, дидем. Бәхетле булсын сабый, туган көне белән», – дип язганнар.

«Рузилә, сез элекке ирегез белән охшашкансыз», – дип комментарий калдыручы да бар. Бу язылучысына җырчы: «Юк», – дип, кыска гына җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар