«Сез ничә еллык карантинга әзерләндегез ул?» - Илназ Баһ базын күрсәтте
Җырчы карантин вакытында башкаларны да ашау белән тәэмин итә алуын белдерде.
«О!.. Базга төшкән идем, малай! Аллага шөкер, болай булса, яшибез икән!
Менә күпме ашамлык бар икән.
Афәрин, хатын! Ашарга бетсә, миңа килегез, ярдәм итәрмен», — дип язган җырчы.
«Күршеләр, берәр нәрсә була калса, сезгә киләм», — дип җавап биргән җырчы Нурзадә.
«Кыш үтте бит инде. Нишләп ашамадыгыз?», «Бу бөтен Татарстанга житә, афәрин!», «Хәзер бөтен шәһәрне үзеңдә җыясың бит», «Сез ничә еллык карантинга әзерләндегез ул?», «Хатыныгызны нигә шулай кыздырдыгыз? Бик ачуы чыккан чагы булгандыр», «Безгә почта аша җибәрегез әле», -дип яза җырчының виртуаль дуслары.