Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ә сез мондый очракта нишләр идегез?”: Авыруны трактор чүмечендә "ашыгыч ярдәм"гә илтеп тапшырган фельдшерга премия бирелгән

Апас районы Урта Биябаш авылында авыру пенсионер хатынны трактор чүмеченә салып йөртү шау-шу тудырды. Бу хәл ничек булган? “Татар-информ” шуны ачыклады.

news_top_970_100
“Ә сез мондый очракта нишләр идегез?”: Авыруны трактор чүмечендә "ашыгыч ярдәм"гә илтеп тапшырган фельдшерга премия бирелгән

Район башлыгыннан рәхмәт, хастаханә баш табибыннан - премия

Авыр хәлдәге хатын-кызны, юл кардан чистартылмау сәбәпле, трактор чүмечендә хастаханәгә алып бару турында мәгълүмат һәм фотоларны барыбыз да социаль челтәрләрдән күрдек. Күпләр моның мәгънәсен "Чистартылмаган юллар аркасында хатын-кызның гомере өзелергә мөмкин" дип аңлады. “Шулай яшибез инде”, - дип уфтана пост авторы.

“Татар-информ” бу гамәлне аңлатуларын сорап, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итте. Анда бу хәлгә, бигрәк тә фельдшерның гамәлләренә уңай бәя бирде.

Ачыкланганча, фельдшер, авыру хатынның хәле начар булу сәбәпле, аны җәяүләп машинага кадәр җибәрергә курыккан. 66 яшьлек хатын авыл читендәге йортта яши. Ул көнне аның гипертония өянәге булган.

“Ханымда гипертония өянәге һәм башка хроник авырулар булган. Фельдшер юл чистартып йөргән трактор йөртүчесеннән хатынны машинага кадәр илтүен үтенә. Хатынны терапия бүлегенә яткыралар, хәзерге вакытта аның хәле яхшырган”, - дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Фельдшерның әлеге гамәле дөрес булу беркемдә дә шик уятмаган. 

Шулай да социаль челтәрләрдә үзен герой-табибның улы дип таныштырган автор язмасы пәйда булды. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашкан вакытта фельдшерның ире Илгизәр Вәлиев улының мондый эчтәлектәге язма калдыруына шик белдерде. “Ул бик йомык характерлы, моңа сәләтле түгел. Мөгаен, кемдер бу темадан шау-шу куптарырга теләгәндер”, - диде ул.

Тискәре мәгънәле бу язма “Ә сез мондый очракта нишләр идегез?” дигән сорау белән тәмамлана. Материалга сораштыру да куелган. Анда 2,5 меңнән артык кеше катнашкан. 98% кеше фельдшерның әлеге гамәле хөрмәткә лаек дигән. Комментарийларда социаль челтәр кулланучылары бу сораштыруны кирәксенмичә, гадәти булмаган гамәле аркасында фельдшерны чынлап та эшеннән куарга мөмкиннәрме, дип борчылу да белдергән.

Без тормыш шартларына каршы барып, һөнәри бурычын үтәгән медицина хезмәткәрен нәрсә көткәнен ачыкларга тырыштык.

Апас Район үзәк хастаханәсенең өлкән фельдшеры Лилия Нәҗмиева бернинди дә шелтә турында сүз дә булырга мөмкин түгел, диде. “Барысы да киресенчә. Планеркада ЦРБның баш табибы Алмаз Алиуллин Рәмзия Вәлиевага оклады күләмендә премия бирү турында боерык укыды һәм аңа чәчәкләр тапшырды”, - диде Нәҗмиева.

Сүз уңаеннан, фельдшерның оклады 10 мең сум. 

Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин да фельдшерның зирәклеген уңай бәяләгән һәм рәхмәт белдергән.

Лилия Нәҗмиева сөйләвенчә, Рәмзия Вәлиева фельдшер булып 27 елдан артык эшли. Урта Биябаш авылында кураторлык итә. Анда 120 кеше яши, аларның 108е – өлкән яштәгеләр. Аның “өлкән” пациентлары күп. Эш шартлары да җиңелләрдән түгел.

“Бездә 58 фельдшер эшли. Алар 73 авылга хезмәт күрсәтә. Кайберләрендә икешәр авыл. Мондый масштабта эшләве бик авыр, авыллар арасы да якын түгел. Ләкин кая барасың инде. Челләдә дә, зәмһәрир салкында да безнең эшчеләр үзләренең авырулары янына бара һәм алар өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тырыша”, - диде ЦРБның өлкән фельдшеры.

“Атларны саттылар, авыруларны алып барырга бернәрсә дә юк!”

Рәмзия Вәлиева үзе бу хәл өчен һаман да борчыла. Аны бөтен нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Дөрес, трактор чүмечендә алып барганны кем фотога төшерде дигән сорауга җавап бирергә авырсынды.

“Ә аларга берни дә булмыймы соң?” – дип кызыксынды ул. – Анда бөтенесе дә телефоннарына төшереп торды инде. Мондый авыру кешене трактор соскысына утыртканны көн саен күреп була дип уйлыйсызмы әллә? Авыл халкы өчен дә кыргый хәл. Фотодагы күксел төстәге куртка кигән, киеренке йөз белән торучы хатын-кыз – ул мин! Үзем трактор чүмеченә утырдым, нык селкетмәсен, башы белән “тимергә” бәрелмәсен яки тагын берәр нәрсә булмасын дип кулларым белән тотып тордым. Ләкин без шактый сакландык – авыруның астына матрас җәйдек, мендәрләр белән урап алдык”.

Рәмзия Заһитовна сүзләренчә, ул бу фотографияне кайда да булса кертергә уйламаган. “Телефонның хәтер картасын артык әйберләрдән чистартырга уйладым. Фотоларны социаль челтәрдәге битемә күчерергә сорадым. Күчергән вакытта фото яңалыклар лентасына чыкты. Менә шуннан соң китте инде”, - дип аңлатты уникаль кадрның килеп чыгуын Рәмзия Вәлиева.

Рәмзия Вәлиева ничек итеп тракторчыны ярдәм итәргә күндерүен исенә төшерде. Аның сүзләренчә, ул көнне авылда буран котырган. Бөтен җирне каплап алган, бик күп кар яуган.

Фельдшер ашыгыч ярдәм чакырган, ул тиз килә. Ләкин “УАЗик” җибәрмәгәннәр (бәлки ул карлы юлдан керә алган да булыр иде), ә түбән төпле чит ил машинасы килгән. “Ашыгыч ярдәм” шоферы федераль тарассадан борылырга тәвәккәлләмәгән дә, чөнки ул батып калган булыр иде. Ул вакытта инде авыруны һич тә алып барып җиткерә алмас идек, дип саный Вәлиева. Башка юл белән хәл итәргә туры килә...

“Трактор шәхси бит. Аның хуҗасы халыкка хезмәт күрсәтергә тиеш түгел. Ә мин һәрвакыт аның янына бил бөгеп барам, ярдәм ит инде, юлны чистарт, дип үтенәм. Ул каршы килми. Үзебезнең трактористка табынып торабыз дисәк тә була. Ул булмаса, күптән инде көрттә батып калган була идек. Әмма бу юлы ул авыруны трактор чүмечендә алып барудан баш тартты. “Ә трактор чүмечендә килеш үлеп китсә? Соңыннан мин җавап бирәмме?” диде. Ә мин аңа: “Үзем җавап бирәм!” дидем. Әмма тракторист, афәрин, бик сак кына алып барды, гәрчә юл кыска түгел иде”, - дип сөйләде фельдшер.

Рәмзия Вәлиева шушы рәвешле алып барган авыру җиңел пациент түгел.

“Узган елның мартында аңа инсульт булды. Төгәл бер ел элек булды бу! Ул вакытта да кешене нәрсә белән алып барырга икән дип баш ваттык. Эвакуацияне тиз һәм бик сак эшләргә кирәк иде. Безнең Биябашта үзебезнең ат бар иде. Мин пенсионерны ат арбасына утырттым да, федераль трассага кадәр үзем алып чыктым. Ә соңыннан атны саттылар! Хәзер мондый ашыгыч очракларда каравыл кычкыр йә чәчеңә ябыш”, - дип хафалана табиб.

“Пенсионерка хастаханәләрдән һәм ак халатлардан курка”

Вәлиева сүзләренчә, пациент хастаханәләрдән бик курка. Шундый авырлык та бар.

“Инсульттан соң ким дигәндә 21 көн стационарда ятарга кирәк. Ә ул бер атнадан соң ук үзен чыгаруларын таләп итә башлады. Бер ел дәвамында ул минем өзлексез карауда булды – бөтен дәвалануларны үзем уздырдым. Ханым инвалид арбасы ярдәмендә генә әкрен хәрәкәтләнә иде. Җәй көне әкренләп йөри башлады, ә монда тагын яңа бәла килеп чыкты...”, дип сөйли авыл табибы.

Аның сүзләренчә, пациентның бер кочак авыруы булган: гипертония өянәге, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге, кандагы шикәр күләме арткан. Шуңа да ашыгыч ярдәм чакыртканнар. “Тагын бер сикереш булса, ул комага китәргә мөмкин иде”, - дип борчулы фараз әйтә табиб. Вәлиева аны исән калдыру һәм хәлен җиңеләйтү өчен ЦРБда мөмкин булганның бары да эшләүләрен әйтте. Хәзер пенсионер ханым өендә.

“Чүмечтәге” авыруның өч баласы бар. Аларның һәммәсе дә әти-әниләрен үзләренә алып китәргә риза. Ләкин өлкәннәр үз авылларын калдырып китәргә теләми. “ЧП килеп чыккач шундук кызына шалтыраттым. Ул бик гаҗәпләнде. “Мин аңа әле берничә сәгать элек кенә шалтыраттым. Барысы да әйбәт диде бит!” Пенсионерлар менә шундый инде безнең. Нәрсә генә булса да, бер куркырлык әйбер дә юк, дип саныйлар”, - диде фельдшер.

Вәлиева 15 ел элек тә әлеге гаилә өчен сакчы фәрештәсе булганы да искә төшерде.

“2004 елда пенсионерканың ире кибеткә килә һәм шунда ашказаныннан кан китә. Дүрт литрга якын кан алырга туры килде. Ирне шулай тиз арада стационарга алып барырга кирәк иде. Хастаханәдә бармагыннан кан алырга тырышып карадылар – булмады. Организмы шулкадәр кансызланган иде. Ләкин, Аллага шөкер, бар да яхшы булды. Операциядән соң 15 ел яши. Хәзер хатынын карый”, - дип исенә төшерде Рәмзия Вәлиева.

Аның сүзләренчә, мондый очраклар аз булмаган. Рәмзия ханым ире Илгизәр Вәлиевкә аерым рәхмәт белдерде. “Ул минем өчен чын терәк. Эшемдә миңа гел ярдәм итә. Бөтен авыр мизгелләрне үз өстенә ала”, - диде фельдшер.

Прокуратура авыл җирлеге башлыгына “карлы” эш ачты

Сөйләшү барышында табиб гел кар күп булуга зарланды. Нәкъ менә кар өемнәре фельдшерның трактор өстендә авылдан чыгып китүенә сәбәп була да инде. Җирле хакимиятнең әлеге хәлдән нинди нәтиҗәләр чыгаруын Апас районы прокуроры Артур Шәриповтан белештек.

- Тикшерү вакытында күзәтчелек органы хезмәткәрләре Урта Биябаш авылында юлларны үз вакытында кардан чистарту тәэмин ителмәгәнен ачыклады, - диде Шәрипов. – Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе адресына җитешсезлекләрне төзәтү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында боерык җибәрелде. Шулай ук аңа карата юл хәрәкәтендә каршылыкларны юкка чыгаруны вакытында тәэмин итмәү буенча административ эш ачылды. Карар судка җибәрелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100