Бөтендөнья татар конгрессы Укытучылар көне уңаеннан уздырган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Исемлек Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.
Иҗади эшләр 2026 елның 11 сентябреннән алып 4 октябренә кадәр кабул ителде. Бәйгегә Казан, Арча, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Актаныш, Саба, Минзәлә, Мамадыш, Балтач, Тәтеш, Әтнә районнары, Россия төбәкләреннән – Киров, Ульяновск, Чиләбе, Төмән, Свердловск, Пенза, Омск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикаларынан эшләр җибәрделәр. Иң өлкән катнашучыга 91 яшь иде.
Бүләкләү тантанасы 16 октябрь көнне 12:30 сәгатьтә Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан «Дворянское гнездо» ресторанында узачак.
Җиңүчеләр исемлеге
10-15 яшькәчә:
- 1 урын - Нафиков Мансур (Нефтекама шәһәре), Нәбиуллина Зәмирә (Татарстан, Алабуга шәһәре)
- 2 урын - Усманов Айзат (Татарстан, Казан), Рафикова Ясминә (Башкортстан, Нефтекама шәһәре)
- 3 урын - Айдуллина Азалия (Төмән өлкәсе), Сафина Әминә (Самара өлкәсе), Сабирова Зөһрә (Татарстан, Әтнә)
16-20 яшькәчә:
- 1 урын - Халикова Хәнифә (Татарстан, Казан)
- 2 урын - Масяева Иркә (Чувашия Республикасы)
21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
- 1 урын - Ханькова Зөһрә (Татарстан, Минзәлә районы), Мингалиев Минневәрис (Татарстан, Мамадыш районы)
- 2 урын - Төхбәтшина Рәйсә (Самара өлкәсе), Мифтахова Гөлүсә (Татарстан, Балык Бистәсе)
- 3 урын - Нурисламова Зинфира (Башкортостан, Туймазы шәһәре), Илкәева Гүзәл (Пермь крае)
Рәхмәт хатларына ия булучылар:
- Газизова Әмирә (Татарстан, Балтач районы), Шәйдуллина Диана (Алабуга шәһәре), Забиров Рәдиф (Свердловск өлкәсе), Фәрзиева Ләйсән һәм Лилия (Чиләбе өлкәсе)