«Үземне хәтерләгәннән бирле миңа үземнән олырак яшьтәгеләр белән дус булу ошый. Минем дус кызларым ким дигәндә 10 яшькә олырак. Әтинең яшьтәшләре дә бар. Миңа 16 яшь булганда ук без уртак тел таба идек.
Аларның тормышлары турындагы тарихларын кызыксынып тыңлый, киңәшләренә колак сала идем. Алар тәҗрибәләре белән уртаклаша, мин аларны сеңдереп бара идем һәм тизрәк алар ирешкән кебек үз максатларыма ирешәсем килә иде.
Сезнең белән ихлас буласым килә. Мин өлкән буында мантыйк булмаган яки аңлашылмаган нәрсә күрмим. Мине алардагы берни дә ачуымны чыгармый. Миңа кешене өйрәнү һәм аны яшенә карамастан кабул итү ошый. Мин аның күңелен, фикерләрен укыйм», – дип язган җырчы һәм продюсер Ильвина социаль челтәрдәге шәхси битендә.
«Сез дә әбиләрнең ачуын китермисез. Без сезнең зәвыгыгызны, җырларыгызны яратабыз», - дип язган өлкән буын вәкиле.
Комментарийларда җырчыны яратуларын белдереп, «йөрәк» калдырганнар.