"Сез дә шулаймы соң? Бер бездә генәме шундый хәлләр?" Гөлсирин элек эшне бисмилладан башлый идек, хәзер башкача дип борчыла
Җырчы Гөлсирин Абдуллина инстаграмга бакчада төшкән фотоларын кертте.
"Эш беткәч, фотолар урнаштырырга да ярыйдыр. Әнинең чәчәкләр бакчасына, җиләк -җимеш җыярга бакчага чыксаң, иң беренче итеп бер ярты сәгать фотосессия, әле "нормальный фотолар " булса - Аллага шөкер, кызлар эшкә тотына. Сез дә шулаймы соң? Бер бездә генәме шундый хәлләр? Быел алма, чия, шомыртлар бик күп, Аллага шөкер! Шомырт дигәннән мондый сорт шомырт ашап караганыгыз бармы? Кызыл,итле, эре виноград кебек, бераз авызны бөрештерә инде", - дип язган Гөлсирин.
Элек эшләрне Бисмилладан башлый идек...хәзер исә фото төшүдән башлыйбыз.....( монысы мәзәк, әлбәттә,- ләкин..... Һәр шаяртуда хаклык бар дилэрме әле)))) Гөлсирин, җиләк- җимешләрегез тәмле булсын!, - дип язганнар Гөлсирингә җавап итеп.