news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сез дә март аенда көтәсезме?» - Җырчы Рамил Закиров гаиләсендә зур шатлык

Рамил Закировка тормыш иптәше серле тартма бүләк иткән булган. Әлеге тартмада «йөкле» дип уңай нәтиҗә күрсәткән тест та бар.

news_top
«Сез дә март аенда көтәсезме?» - Җырчы Рамил Закиров гаиләсендә зур шатлык
Илүзә Закированың Инстаграм битеннән

«Безнең яраткан тартмабыз. Әле күптән түгел генә иремә бүләк иткән кебек идем, инде өченче триместр да килеп җиткән. Бәби көтүебез хакында белүебез дә бик кызыклы булды. Төштәге сыман. Сезгә кызыкмы?» — дип сораган җырчының тормыш иптәше Илүзә Закирова.

«Сез дә бәбине март аенда көтәсезме?» — дип сораган бер инстачы.

«Әйе, Ин шәә Аллаһ», — дип җавап биргән Илүзә Закирова.

«Котлыйбыз!», «Минем яраткан тема», «Сөйләгез, бик кызык», - дип яза дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар