
Җырчы Иркә яңа сезонга әзерләгән яңа образын тәкъдим итте. «Киенә белмисең, дип ачуланасыз. Бусы ничек соң?» – дип, язылучыларының фикерен беләсе килгән аның.
Җырчының иҗатын күзәтеп баручыларның күпчелеге образны яратып кабул иткән. «Сез һәрвакыт матур киенәсез», «Сезнең күлмәкләр ялт иткән», «Татар эстардасында иң уйланып эшләнгән гардероб» кебек комментарийлар калдырганнар.
«Килешми, зәвык юк, киенергә өйрән», – дип язучылар да аз түгел. «Мин «авылскийрак» шул», – дип җавап язган җырчы.
Иркә бер язылучы белән әңгәмә дә корган.
Дөрес әйтәләр кебек сыман шикелле. Норм түгел. Итәге кыска. Тезләрегез күренә. Алар ямьсез. Гафу үтенәм, үзегез сораганга яздым.
Сез миңа бер язган идегез бит, исемә төште. Сез «минем якташым» дигән идегез.
Әйе, якташым. Якташ булганга дөресен язам. Башыгыздагы цилиндр да килешми. Сез цирк артисты түгел.
Җырчы бу тәнкыйтьне «йөрәк», «шәп» билгеләре һәм көлгән смайликлар белән кабул иткән.