Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Сез бит популяр идегез!” Элек танылганнардан саналган җырчылар сәхнәдән нигә киткән?

Әле кайчан гына алар татар эстрада сәхнәсенең йолдызлары иде. Һәммәсенеңдә хитлары бар иде. “Шашып-шашып сөяргә син бар, ярый әле син бар җирдә”, “Нигә кердең күңел капкасына...”, “Сөям дип сөйләүләрең ялган бит, ялган”, “Кара малай, карама миңа алай”, “Ява яңгыр ерганаклар буйлап, сулар түгел гуя моң ага”... Хәтерлисезме? Болар, чама белән әйткәндә, ун ел элек популяр булган җырларның текстлары. “Интертат” әлеге җырларны башкарган җырчыларны барлады. Нинди сәбәпләр аркасында алар “йолдыз” булудан баш таркан?

news_top_970_100
“Сез бит популяр идегез!” Элек танылганнардан саналган җырчылар сәхнәдән нигә киткән?

Эльнара Нурмөхәммәтова: “Эчке күңелем белән тышкы кыяфәтем туры килми иде”

“Нигә кердең күңел капкасына, чыгар булгач кире әйләнеп” дип моңланып, “әйдә ялындыр, мин ялынганга күңелең буладыр” дип шаяртып, “бу якты дөньяда без ике фәрештә” дип кемгәдер мәхәббәт аңлатып җырлаучы Эльнара Нурмөхәммәтованы хәтерлисезме? Ә “Онытма, онытма, сөю хисен онытма” дип җырлавын? 

Әгәр дә исегезгә төшмәсә, сезгә Интернет ярдәмгә килер. Эльнараның, җырлаганда кигән күлмәгенә карагызчы. Әлеге чыгышындагы күлмәге бигрәк ачык, шулай бит? Бүген исә ул, гомумән, башка. Эльнара бүген,биш вакыт намазын калдырмыйча, Аллаһка табына икән.

“Сәхнәдә эчке күңелем белән тышкы кыяфәтем туры килми иде. 2006 елда башланып, 2010 елда карьерам тәмамланды. Аллаһның рәхмәте белән, миңа башка тормыш кирәк булган. Бүген мин дин юлында. Намазда булып та, гаурәтеңне күрсәтеп җырлап йөреп булмый. Сәхнәдән китү миңа җиңел бирелде”, - дип сөйләде Элнара.

“Ачык, кыска күлмәкләрне кияргә мәҗбүр итәләр идеме?” –дип сорагач: “Юк, бары тик акылым булмаганга, кигәнмендер. Аяклар матур булгач, имеш. Ләкин кигән киемем күңел халәтемә бер дә туры килми иде. Моны ассызыклап әйтәм”, - дип җавап кайтарды.

Бүген ул гаиләсе белән Казанда яши. “Ирем белән ике кыз үстерәбез. Наиләгә дүрт, Зәйнәпкә 1,3 яшь”, - диде.

Эльнараның җырчы Илназ Сафиуллин белән башкарган дуэты бар иде. “Үбәм эзләреңне, әйткән сүзләреңне изге дога итеп кабатлыйм”, - дип җырлыйлар иде алар. 

Илназ белән элемтәгә кереп, аның хатирәләрен яңарттык. “Эльнара белән инде күптән аралашкан юк. Без яхшы иҗатташ дуслар идек. Рәхәтләнеп, концертлар куеп йөргән чаклар бар иде. Икътисад өлкәсендә белгечлек үзләштерде, кияүгә чыкты дип беләм. Мин аның өчен бик шат! Без җырлаган дуэт вакытында популяр иде”, - диде Илназ.

Эльнара хәзер. Социаль челтәрләрдә ул хәзер шушындый фотолар гына куя.

Лилия Хәмитова: “Җырчылар күбәйгәч, мин ник җырлыйм инде, дидем”

Җырчы Лилия Хәмитова да вакытында бик популяр җырчылар рәтендә иде. “Мәхәббәт шушыдыр”, “Сынатмасың йөрәгең”, “Түзә икән йөрәк” дигән җырлары радио белән телевидениедә әйләнә иде.

“Популяр булган чаклар бар иде. Әни үзе генә яшәмәсен дип Арчага кайтып китәргә туры килде. Инде әшәкеләнеп беткән өйне җимереп, аның урынына яңаны салырга булдык. Өй салу бер дә җиңел түгел, шуңа күрә сәхнәне бераз икенче планга күчердем. Соңыннан гастрольләргә иллеләп-алтмышлап кеше йөргәненә инандым да: “Болар булганда, минем җырлавым кирәк микән” дип үз-үземә сорау бирдем”, - дип сөйләде Лилия апа. 

Бүген Лилия Хәмитова Арчада яши. Аның ундүрт яшьлек улы үсеп килә. “Улым унбишкә китте. Арчада укый”, - диде ул.

Сәхнәгә кире кайту хакында сорагач: “Юк, хәзер инде кирәк түгел. Чакырган җиргә генә барып кайта алам. Сәхнә буйлап сикереп, йөгереп йөри алмыйм инде. Мин хәзер “неформат”тыр инде”, - диде.

Дамира Сәетова: “Концертларда чыгыш ясавым – минем өчен бизнес булмады”

“Мин эзләдем даладан, син эзләдең каладан. Кайда син, бәгърем син, табалмадым мин”. Бу сүзләр исегезгә төшәме? Җырның башкаручысы Дамира Сәетова. 2000 елда әлеге җыр аша Дамира Татарстан тамашачысы өчен таныла. Шул ук елны җырга клип та төшерелә. Дамираны турында сәхнәдән китте дип әйтеп булмый. Билгеле булганча, бүген ул Уфа Дәүләт “Нур” театрында артистка булып эшли. Без Дамира белән элемтәгә кердек.

- Дамира, тамашачы сезне башта бары тик җырчы буларак кына белгән иде. Хәзер сез актриса. Театр белән җыр сәнгате бер-берсе арасында нәрсә белән аерыла?

- Беренчедән, җырлаганда, син шәхсән үзең сәхнәгә чыгасың, үзең өчен үзең җавап бирәсең. Синең һәрбер җырың – ул үзе бер спектакль. Ә театрда син шәхес түгел, ә актриса. Театрның эше “командный”. Шулай да әлеге өлкә икесе дә иҗат яклары белән охшаш.

- Гаилә хәлегез ничек?

- 2003 елда кияүгә чыктым. Балаларга 14 һәм 7 яшь. Ирем композитор булыш эшли.

Румия Фәтхетдинова: “Вакытымны гаиләмә генә багышлыйм”

Тагын кемнәрне тыңлый идек соң әле дип уйлап утырганда, Румия Фәтхетдинова искә төште. “Ява яңгыр ерганаклар буйлап” дип җырлый иде ул. Популяр җырлары арасында “Сөйгән ярсыз яшәп булмый” дигән җыры да бар иде. Кайда икән ул хәзер? Без аны эзләп таптык.

- Румия, мин популяр җырчы идем, дип әйтә аласыңмы?

- Кызык, юктыр. Үземне популяр җырчы булдым дип санамыйм. Халык тарафыннан яратылган җырчы булыр өчен эшләргә һәм тырышырга кирәк.

- Кайсы елларны зур сәхнәгә аяк баскан идең?

- 2005 елда “Йолдызлар фабрикасында” катнаштым. Шуннан соң контракт төзелде. 2007 елда “Татар җыры” фестивалендә “Моңлы яңгыр” (Р. Аймәт сүз., М. Минхаҗев көе) җыры белән Алтын барс премиясенә лаек булдым. Ул вакытларда танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау минем өчен могҗиза кебек тоела иде.

- Бүген син, гомумән, җырламыйсың. Бу күренешне ничек аңлата аласың?

- Сәхнәдән читләшүем иҗатыма карата игътибар бирмәвем аркасында булды. Альбом яздырдың да, җырчы булдың дигән сүз түгел бит. Мин продюсерлар гел ярдәм итеп торырлар дип уйлап, ялгышкан булганмын. Үзеңә дә тырышып, яңа идеяләр уйлап, эзләнүдә булырга кирәк.

- Шоу-бизнес өметләреңне аклый алдымы?

- Күп еллар сәхнәдә балкымасам да, кечкенә чактан ук үземә максат итеп куйган җырчы булу хыялына ирештем. Өметләрем акланды дип әйтә алам.

- Хәзер кайларда яшисез?

- Казанда да, Чистайда да яшибез. Бүгенге көндә мин Чистайда. Гаиләм белән бәби үстерәбез. Чистайда саф һава, иркен йорт, мунча. Ә иң мөһиме – әти-әниләр янәшәдә.

- Кайчан кияүгә чыктың? Кызыңа ничә яшь?

- 2017 елның 20 гыйнвары никах укыттык. Нәкъ безнең танышуыбызга бер ел булган көнне – 2017 елның 14 июлендә туебыз булды. Кызыбыз 2018 елның 11 июньдә туда. Аңа хәзер 8 ай.

- Ирегез кайсы өлкәдә эшли?

- Ирем “спецназ”да эшли.

- Сәхнәгә кире кайту теләге бармы?

- Әгәр дә сәхнәнең гаиләмә карата кире йогынтысы булмаса, мәсәлән, иҗатка һәм гаиләмә тигез рәвештә игътибар бирә алу. Әгәр дә вакыт җитмәсә, мең кат уйлар идем. Ирем минем җырлавыма беркайчан да каршы булмады. Ләкин хәзер мин үземне шул хәтле бәхетле хатын-кыз итеп тоям ки, вакытымны бары тик гаиләмә, яраткан иремә, кечкенә сабыема багышлыйсым килә.

Румия гаиләсе белән.

Лилияр: “Шоу-бизнес өметләремне акламады”

“Кара малай, карама миңа алай”, “Рәхмәт сиңа, әти, шундый булган өчен, ышанычлы кешем син генә”. Әлеге җырларны хәтерлисезме? Аларның башкаручы – Лилияр. Аның популяр вакытлары 2003-2005 елларга туры килә. Аның белән элемтәгә кердек.

- Лилия, сәхнәдән китүеңнең сәбәбе нидә?

- Кияүгә чыктым да, бала таптым. Минем өчен беренче урында гаилә иде, хәзер дә шулай.

- Шоу-бизнес өметләреңне акладымы?

- Юк, акламады. Минем белән контрактта эшләүче компаниядә дә өметләремне акламады. Җырчы булып эшләү – мәрхәмәтсез эш. Шоу-бизнес бары тик хобби кебек булырга мөмкин. Гел җырлап йөреп кенә булмый. Тормышта стабильлек булырга тиеш.

- Бүген кем булып эшлисең?

- Икътисадчы булып эшлим. Ике югары белемем бар: берсе – икътисад, икенчесе – юрист.

- Улыңа ничә яшь? Ирең кайсы өлкәдә эшли?

- Беренче ирем белән аерылыштык. Сигез ел элек икенче тапкыр кияүгә чыктым. Улым Азаматка 12 яшь. Ирем кайда эшләгәнен сер итеп сакларга куша.

- Син башта әтиеңә рәхмәт әйтеп җырлыйсың, берничә елдан әтиеңне сагынып җырладың...

- Әйе, әтием үлгәч, Ринат Рахматуллин “Әтиемә” дигән җыр язып бирде.

- Ни өчен Лилияр булып җырлый идегез? Үзегезнең исемең Лилия.

- Фамилиямне яктыртасым килми иде. Туганнарым яхшы урыннарда утыра. Әлеге фактны белүчеләр болай да яратмыйлар иде.

- Кире әйләнеп кайту теләге юкмы?

- Юк, шоу-бизнес системасының нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлагач, татар концертларына, гомумән, йөрмим.

- Нинди система? Аңлатчы.

- ... (Лилияр танылган продюсерлык компаниясенең исемен атады) компаниясе турында әйтәм. Бик хәйләкәр алар. Күп кенә дәрәҗәле җырчыларның алар белән элемтәгә керәселәре дә килми.

- Татар эстрадасыннан берәрсе белән аралашасыңмы?

- Зөлфәт Зиннуров белән аралашам. Калганнар белән күрешсәм, аралашып алырга риза.

Әлеге җырчыларны искә төшердегезме? Әйе, аларның җырлары чыннан да популяр иде...

Хөрмәтле укучылар, әгәр дә сезнең “популяр булган җырчылар” списогына кертә алырдай җырчыларыгыз бар икән, безгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100