Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сез безнең фәрештәбез» - Салават Фәтхетдинов бер айдан артык авырый

Җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә шифалы кайнатма ясарга өйрәтә.

news_top_970_100
«Сез безнең фәрештәбез» - Салават Фәтхетдинов бер айдан артык авырый
«Татар-информ» архивы

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмдагы сәхифәсендә 1 гыйнвардан авырый башлавы турында хәбәр итә.

Видеода җырчы иммунитет күтәрү өчен имбир, лимон, суган, сарымсак, берничә төрле бал, җир җиләге, кара һәм кызыл карлыгын, җир җиләге, сырганак, мүк җиләге кулланырга киңәш итә. Җиләк-җимештән тыш, Салават Зәкиевичның өстәлендә ни генә юк?!

«Мөмкинлегегез булса, менә шуларны кулланыгыз. Менә шушы җиләк-җимеш белән яшәп була. Барыгызга да тазалык-саулык телим. Чирләмәгез!» — ди җырчы язылучыларына.

Җырчыга бу җиләкләрне кайнатып витаминын бетермәскә, ә морс ясап яки җиләкләрне төеп, бераз бал һәм кайнар су салып эчәргә киңәш иткәннәр.

«Сез безнең фәрештәбез, фәрештәләргә чирләргә ярамый! Сез давыл!»;

«Кит аннан, бу чаклы витамин ашап, чиргә бирешеп торалармыни?»;

«Биш грамм»;

«Витаминнарны авырганчы ашый башларга кирәк шул», — дигән комментарийлар да бар.

Инстачылар яраткан җырчыларының тизрәк савыгуын теләп комментарийлар күп калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100