Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Севастополь утка тотылган: 24 кеше яралы

news_top_970_100
Севастополь утка тотылган: 24 кеше яралы

Украина хәрби көчләре (ВСУ) Севастопольгә ракеталар белән аттырган. Герой-шәһәрдәге 8 торакка зыян килгән, дип белдергән шәһәр губернаторы урынбасары Евгений Горлов. Шәһәр губернаторы Михаил Развожаев 24 кешенең яралануын, дүртесенең хәле уртача дип бәяләнүен әйткән.

Горлов сүзләренчә, күп фатирлы 7 йортның, 1 шәхси өйнең түбәсенә, фасадларына һәм тәрәзәләренә зыян килгән.

Оборона министрлыгы хәбәрләре буенча, ВСУ көймәләр ремонтлый торган заводка канатлы 10 ракета белән аткан. Ремонттагы 2 корабка зыян килгән. Шул ук вакытта диңгез дроннары белән Кара диңгез флоты корабларына һөҗүм ителгән. Канатлы 10 ракетаның 7сен бәреп төшерә алганнар. «Василий Быков» патруль корабы диңгез дроннарын бәреп төшергән.

Севморзаводта янгын чыккан. Аны сүндергәннәр. Хәрби эксперт Василий Дандыкин Севастопольгә Британиядә ясалган Storm Shadow ракеталары белән һөҗүм ителгәнен фаразлаган.

«База» телеграм-каналы, Севастопольдә 2 кеше һәлак булган, дип яза.

Бүген Тверь өлкәсендәге «Редкин тәҗрибә заводы»на да дроннар һөҗүм иткән, ракетаны икенче урынга төшәргә мәҗбүр иткәннәр.

«Военный осведомитель» телеграм-каналы зыян килгән «Минск» десант корабленең фотосын куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100