news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шешне алып аттылар» - Илнат Фәрхуллин операциядән чыккан

news_top
«Шешне алып аттылар» - Илнат Фәрхуллин операциядән чыккан
Фото: Илнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Илнат Фәрхуллинның, Мәскәүгә барып, калкансыман бизенә операция ясатуы хакында язган идек. Илнат операциядән соң язылучылары белән элемтәгә чыкты. Барысы да яхшы узган, җырчыны инде хастаханәдән чыгарганнар.

«Барысы да әйбәт узды, дуслар. Бик борчылган идем. Узган ел минем калкансыман биземдә шеш тапканнар иде. Шешне алдылар, калкансыман бизне, барлык кирәкле әйберләрне калдырдылар. Дарулар эчәсе юк, табиблар профессионаллар. Тавыш югалмасын өчен тавыш ярыларын саклау да бик мөһим иде. Шулай оператив, шәп ясауларына мин бик шат. Мин өйгә кузгалам, яңа җырлар, яңа программа өстендә эшли башлыйбыз», – дип сөйләде ул.

Илнатка дуслары тизрәк тернәкләнүен телиләр. «Җиңеп чыккач әйбәт булган», «Исәнлек, брат», «Үзеңне саклап йөр, муеныңны капла, салкын тимәсен», – дип язалар. Кайберәүләр: «Бу операция түләүле идеме?» – дип тә кызыксынганнар. Аларга Илнат: «Бушка бакча артында гына», - дип, шаяртып җавап кайтарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар