Серябкина да әни булган!
Рус эстрадасында танылган «Серебро» группасының экс-солисты Ольга Серябкина беренче тапкыр әни булган.
«Бу турыда җырчы үзе инстаграмда хәбәр иткән. 20 ноябрь көнне ул ир бала тапкан. Бәбигә Лука дип исем кушканнар», — дип яза dnevniki_zvezd аккаунты.
Ольганың тамашачысы аңа, ире Георгий Начкебияга һәм балага исәнлек-саулык тели, котлыйлар. «Ниһаять! Хәзер Нюшаның бала табуын гына көтәсе калды инде», — диләр.