news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Серле Сәкинә» – дус кызыма ир таптым

news_top
«Серле Сәкинә» – дус кызыма ир таптым
Фото: © «Татар-информ»

– Илгизә?! – Кадрия күзләренә ышанмады: супермаркетта балачак дустын күргәч, башта хәтта өнсез калды.

Киң җилкәле, ак тамчылы кызыл күлмәк кигән, чәчләре җилкәсенә кадәр төшкән сылу ханым аңа күтәрелеп карады. Елмаюы кояш кебек якты иде – бөтен тирә-юньне нурга күмде.

– Кадрия?! – диде ул, арбасын калдырып, биек үкчләрен шакылдата-шакылдата, аңа таба ашыкты. Килеп, дустын кочаклап алды. – Менә бу очрашу! Сагынганмын бит сине!

– Син монда нишлисең? Кире күченеп кайттыңмы, әллә эш белән генә килдеңме? – дип сорады Кадрия.

Алар мәктәптән соң аралашмый башлаганнар иде бит. Талашмаганнар, үпкәләшмәгәннәр – тормыш юлы гына аерган.

– Әйе, инде 1 ай монда яшибез. Ирем Фидаилне эш буенча филиал җитәкчесе итеп Казанга күчерделәр. Мин үзем онлайн эшли алам, шуңа мин дә күчтем. Ә син ничек яшисең? – Илгизә дустына сынаулы караш ташлады.

– Аллаһка шөкер, яхшы. Кызым бар – 10 яшьтә. Бер кечкенә ширкәттә өлкән менеджермын. Илгизә, син бигрәк үзгәргәнсең. Шәп күренәсең – чибәр! – диде Кадрия, сокланып.

– Мин шундый инде, – дип елмайды Илгизә. – Ә син, димәк, ирсез?

– Әйе, күптән аерылдым. Ә синең ничек тормыш?

– Ирем турында әйттем инде. Ике улым бар: берсенә – 12, икенчесенә – 17. Эшемне яратам.

Илгизә җылы караш белән Кадриягә төбәлде.

– Нишләп шулай текәлеп карыйсың миңа? – диде Кадрия, елмаеп.

– Син «Серле Сәкинә» турында ишеткәнең бармы?

– Юк, ул кем тагын?

– Мин ул. Минем иҗади исемем, псевдонимым. Хәзер мин психолог, астролог, таролог, тренер һәм хатын-кызларга багышланган китаплар авторы. Кыскасы, бәхет эзләүче ханымнар өчен фея.

Кадрия, авызын ачып, бер мәл өнсез калды.

– Әйе, әйе, шулай. Без бүген юкка очрашмаганбыз, – диде Илгизә. – Синең белән бу очрашу очраклы түгел.

– Нишләп алай дисең?

– Чөнки сиңа ярдәм кирәк. Син әле аккош түгел, Кадрия, синең күңел канатларын ачылмаган.

– Мин шулкадәр үк ямьсез күренәмме? – диде Кадрия, уңайсызланып.

– Юк, ләкин син дөньядан бикләнгәнсең. Әйдә болай итик: бездә очрашабыз. Шәраб, җиләк-җимеш бар. Минем ирем кич кенә кайта, балалар лагерьда. Синең бүген планнарың юк бит?

– Юк, мин ялда. Барысы да дачада, ә мин өй җыештырырга җыенган идем.

– Димәк, ирекле. Әйдә, дустым, киттек!

Күп тә үтмәде, Илгизәнең кызыл «Мерседес»ы юл буйлап оча иде.

– Ә син машинасызмы? – дип сорады Илгизә.

– Машина да, фатир да юк. Кызым белән әти-әни янында яшибез. Акча җитми бит, алимент юк, пособиеләр дә юк, үзем генә тарта алам, дип булмый. Ә син ничек болай күтәрелдең?

– Башта психолог һөнәрен үзләштердем, аннары карталар белән кызыксына башладым, шуннан барысы да үзеннән-үзе китте. Хатын-кызларга ярдәм итә башладым.

– Һәм бу – чынлап та ярдәм итәме?

– Әлбәттә. Тик барысы да үзеннән тора. Мин юнәлеш бирәм генә. Әйдә, баргач күрсәтермен сиңа клиентларымның фотоларын – 40тан соң бәхет тапкан хатын-кызлар күп.

– Ә бәясе күпме?

– Сиңа бушлай булыр, дустым.

– Юк, кирәкми. Минем тормыш болай да җайлы: эш, бала, йорт. Принцларга ышанмыйм, алар хыял гына.

– Ә менә юк! – Илгизә машинаны светофорда туктатты да җитди караш белән дустына борылды. – Әгәр син бәхетле булсаң, без бүген очрашмаган булыр идек.

Илгизәнең фатиры зур, якты, җылы иде. Ул шәраб салып, җиләк-җимеш куйды да, Таро карталарын чыгарды.

– Әйдә, карап карыйк. – диде ул. – Нишләп син ялгыз?

Карталар тынлыкта таралды.

– Үзеңне бикләгәнсең. Курку, үкенеч, ышанычсызлык... Ләкин йөрәгең әле ярату көтә. Сине күрәчәкләр, син дә күрәчәксең. Бу – бик якында.

– Куркам мин, Илгизә, – диде Кадрия. – Йөрәкне яндырган чаклар күп булды бит.

– Курку – вакытлы нәрсә. Ә мәхәббәт – мәңгелек.

Өч көннән соң Кадрия, Илгизә әйткәнчә, «Башла үзеңнән» дигән китаптагы биремнәрне үтәде: көзге каршында елмайды, үзен мактады, һәр кичне йөрергә чыкты.

Бер көнне паркта кызы белән уйнап йөргәндә, алар янына бер ир килеп басты – Самат. Кызның курка калуын күреп, тупны алып бирде дә елмайды. Шул мизгелдә үк күңелдә ниндидер җылылык кабынды.

Берничә атнадан алар очраша башладылар. Самат – сабыр, игътибарлы, ярдәмчел кеше булып чыкты. Ул да күптән ялгыз икән.

Кыш җиткәндә, алар икесе дә Илгизә өендә кунакта утыра иде. Илгизә аларга карап елмайды:

– Менә хәзер син, Кадрия, чын аккош. Канатларың ачылды, – диде ул.

Кадрия дустына карады да елмайды:

– Рәхмәт сиңа, Илгизә. Чынлап та, югары көчләр бар икән. Тик алар кешеләр куллары аша эш итәләр…

Ләкин Кадрия бу хәлләрнең карталар да, дус хатыннар да, әллә нинди «Серле Сәкинәләр» дә түгел, ә Аллаһ кулында икәнен чын күңеленнән аңлый. Димәк, вакыты җиткән, язмышында Самат язылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар