news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Серле һәм сихри тавыш» - Башкортстан җырчысы Зөлфир Басыйров яңа җырын тәкъдим итә

Яшь җырчының премьерасы турында композитор Гүзәлия дә язган.

news_top
«Серле һәм сихри тавыш» - Башкортстан җырчысы Зөлфир Басыйров яңа җырын тәкъдим итә
https://www.instagram.com/zulfirbasyrov/

Башкортстанның яшь җырчысы Зөлфир Басыйровның «Якын кешем» җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Шул хәтле тынычландыра торган серле, сихри тавыш бу… Тыңлап карагыз әле сез дә!" — дип тәкъдим иткән премьераны җырның көен язган Гүзәлия.

Яңа җырның сүзләрен Илзирә Вәлиуллина язган.

«Язган бар көйләрегез дә күңелгә хуш килә торган, халык, тамашачы ярата торган, Гүзәлия ханым! Монысын да яратып тыңладым. Шундый матур тавышлы җырчының репертуарына эләгүенә дә бик шатмын! Сезгә зурдан-зур иҗат уңышлары теләп калам! Бәхетле язмышлы җырга әверелеп, җырчының күңеленә якын кеше кебек якын җырга әйләнсен иде», — дип матур теләкләрен язган инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар