
Берничә көн элек «Интертат» хәбәрчесе пешереп алып килгән бөккән фотосын телеграм-каналда күрсәткән идек. Фотосын урнаштыргач та, аның эчлеге турында кызыклы гына фикер алышу булды. Бөккәннең эчлегенә карата укучыларыбыз төрле фаразларын җиткерде. Эчендә ак һәм яшел әйбер күренгәч: йомырка белән суган, кузгалак, бәрәңге измәсе, гөмбә, балтырган, үпкә-йөрәк, дигән төрле-төрле вариантлар килде. Шуңа күрә без аны «Серле» бөккән дип атарга булдык.
Чынлыкта ул петрушка һәм сыр белән иде. Аның өчен «Адыгея» сыры кулланыла, чөнки ул эреп китми, формасын тота. Бөккән суган белән йомырканыкына охшаган була.
Рецепт
Камыр өчен: 1 йомырка, ярты стакан сөт, ярты стаканнан әзрәк үсемлек мае, 1-2 аш кашыгы каймак, бераз тоз, шикәр комы, он кирәк була. Барысын бергә кушып, камыр басабыз.
Эчлек өчен бер кап «Адыгея» сыры (ул 300 граммлы була), петрушка һәм бераз тоз кирәк була. Сыр һәм петрушканы турарга, тәменчә тоз сибеп җибәрергә һәм болгатырга.
Аннан бөккәннәр ясарга. Духовкада ярты сәгать тирәсе пешә. Гомумән, бик тиз генә ясала.
Пешереп карагыз, фотолар белән дә уртаклашырга онытмагыз. Тәмле булсын!