
Көннәр җылытуга үсемлекләр серкә очыра башлый, һәм аллергиядән интегүчеләр өчен авыр чор башлана. Чаллы шәһәренең баш аллерголог-иммунолог табибы Светлана Фәрхетдинова аллергикларга бу катлаулы чорда нәрсә эшләргә икәнен сөйләгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Беренче чиратта, кайсы үсемлеккә аллергия булганын белергә һәм профилактика белән шөгыльләнергә кирәк.
Аллергиклар үсемлекләр һәм ризыклар арасындагы аркылы (перекрестный) реакцияләр турында белергә тиеш. Мәсәлән, агачларга аллергия булганда, төшле продуктлар: алма, зәйтүн ярамый, үләннәргә аллергия булганда – бөртеклеләр, чүп үләннәре серкәсенә аллергия булганда, бакча культуралары (карбыз, кавын, кабак, ташкабак) ярамый.
Серкә белән контакт азрак булсын өчен ябык кием, баш киеме киеп йөрергә кирәк, бу – өйгә серкә «ияртеп» кермәскә булыша. Җилле көнне тәрәзәләрне ачмаска кирәк, бүлмәләрне иртә таңнан яки кич җилләтергә.
«Аллергия дәвалана, тик үсемлекләр чәчәк аткан чорда түгел. Антитәнчекләрне билгели торган анализ һәрвакыт дөрес булмый, чөнки антитәнчекәләр эшләнеп чыкмаска да мөмкин. Бу очракта тире-скарификацион пробалар алу яхшырак. «Аллерген-специфическая иммунотерапия» нәтиҗәле дәвалау ысулы булып тора. Болай дәвалаганда, организмга аллергеннарның микродозалары кертелә, һәм шуның аркасында организмның аның тәэсиренә чыдамлылыгы арта. Мондый дәвалау нәтиҗәсе 3-5 сезонга кадәр дәвам итә», – дип сөйләгән табиб.