news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Шойгуның кызы блогерга кияүгә чыга

Кызның блогерга кияүгә чыгуына ышанмаганнар.

news_top
Сергей Шойгуның кызы блогерга кияүгә чыга

Саклану министры Сергей Шойгуның 30 яшьлек кызы Ксения блогер Алексей Столяровка кияүгә чыга.

«Хәзер мин кәләш! Мин сине бик яратам!» дип язган Ксения. Язылучылар кызны котлый, кияүнең Петербург блогеры Алексей Столяров икәнен белгәч, ышанмаганнар һәм үзенчәлекле комментарийлар язалар. Әмма блогер Ксения белән фотосын куеп «без беренче тапкыр шушы вакытта очраштык. Аннан соңгы хәлләрне сез беләсез» дип язган.

Ксения Шойгу «Гонка героев» дип аталган спорт чарасы җитәкчесе, шул ук вакытта «Газпромбанк» җитәкчесе урынбасарының киңәшчесе, триатлон федерациясе президенты.

Алексей Столяров - Ютуб блогер, аның 3 млн язылучысы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар