Сергей Шойгу һәм Владимир Путин тайгада палатканы ничек җылыта?
«Буратино» әкиятендәге кебек. Анда учак бар бит әле, шул тылсымлы ишек тә, башка әйберләр дә исегездәме?» — дип сөйли Шойгу.
«Москва.Кремль.Путин» тапшыруында Россия оборона министры Сергей Шойгу Президент Владимир Путин белән тайгада ял иткәндә палатканы җылыта торган җылыткыч турында сөйләде. Ул «Буратино» киносындагы каминга охшаган икән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«Үзем дә шундый җылыткычны беренче күрдем. Шундый бер җәймә, аңа камин ясап куйганнар. Бу миңа „Буратино“ әкиятен искә төшерде. Анда учак бар бит әле, шул тылсымлы ишек тә, башка әйберләр дә исегездәме?» — дип сөйли Шойгу.
Шойгу экспедицияне әзерләгән, җылыту турында кайгырткан егетләргә дә рәхмәт әйтте.
Аннан ничек итеп ел саен дәүләт башлыгын тайгага алып бара аласыз, дип сорагач, «Кем-кемне алып барадыр әле», — дип җавап бирде.
Шойгу бер экспедиция тарихын да сөйли. Ул Путинга табигать турында халыкара журнал күрсәткән. Анда чит ил журналисты Россиядәге гаҗәеп урыннар турында сөйли. «Менә ул ничек булдыра алган соң?» — дигән Путин. Шуннан соң икенче елга ук экспедиция оештырганнар.