Сергей Шнуров партиягә керде, ә җырчы Валерия үзенең сәяси партиясен төзи
Продюсер Иосиф Пригожин сәясәттә көчле хатын-кызлар булуын тели.
Җырчы Валерия — чын исеме Перфилова — сәяси партия төзи. Бу турыда РБК сайтына аның ире, продюсер Иосиф Пригожин әйткән.
Партия «Көчле хатын-кызлар» дип аталачак. «Минемчә, парламентта хатын-кызлар булу зур роль уйнаячак. Бүген Маргарет Тэтчер, Хиллари Клинтон, Меркель җитәкче булып эшли. Хәзер хатын-кызлар бар эшкә дә кушыла. Гражданин буларак, миңа төрле көчләүләргә каршы торырлык, белемле, акыллы һәм зыялы хатын-кызлар җитми», — ди Пригожин.
20 февральдә музыкант, «Ленинград» лидеры Сергей Шнуров «Партия роста» составына керде. Аны бизнесмен Борис Титов җитәкли.