Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергей Шәкүровны хастаханәгә салганнар, хәле бик авыр

78 яшьлек артистка коронавирус һәм пневмония диагнозы куйганнар.

news_top_970_100
Сергей Шәкүровны хастаханәгә салганнар, хәле бик авыр

Мәскәүдә РСФСРның халык артисты, 78 яшьлек Сергей Шәкүровны хастаханәгә салганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Актерның хәле бик катлаулы, аңа коронавирус һәм пневмония диагнозы куйганнар, диелә бу хәбәрдә.

Сергей Каюм улы Шәкуров Мәскәүдә 1942 елның 1 гыйнварында туган. Әтисе — Тәтеш районы Бакырчы авылында туган Каюм Шәкүров, профессиональ аучы. Әнисе — Щеглова Ольга Сергеевна, совет рәссамы, карикатурачы Евгений Щегловның апасы.

Сергей Шәкүров К. С. Станиславский исемендәге Мәскәү драма театры (хәзерге «Электротеатр «Станиславский», 1978-1987), Мәскәү Яшь тамашачы театры актеры (1993 елдан бүгенге көнгәчә). Ул «Вкус хлеба» (СССР Дәүләт премиясе; 1980), «Свой среди чужих, чужой среди своих», «Сибириада», «Армавир», «Брежнев», «Перевал Дятлова» һәм башка фильмнарда төшкән. Гомумән алганда, йөзләп рольне төрле фильм һәм сериалларда башкарган.

2017 елда Сергей Шәкүровка Муса Җәлилнең 110 еллыгына атап чыгарылган медаль тапшырылды.

Сергей Шәкүров балачагында үзен «Сабир» дип атап йөрткәннәрен сөйләгән. «Татармын, әмма телне, кызганыч, белмим. Милли ризыкларга хөрмәт белән карыйм. Башкача була да алмый. Бу канда. Гомумән мин Азия кухнясын: пылау, бишбармакны яратам. Ә әтиемнең ватанына Казан янындагы Идел буенда булган Тәтешкә кайтсам, татар тәм-томнары белән сыйланам», — дигән ул бер интервьюда. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Сергей Шәкүров Казанга мөселман киносы фестиваленә, башка мәдәни чараларга да килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100