news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Есенинның килене вафат

Сергей Есенинның килене вафат

news_top
Сергей Есенинның килене вафат
Танылган рус шагыйре Сергей Есенинның килене Алина Есенина вафат. Аңа 84 яшь булган. Бу турыда "Мәскәү" яңалыклар агентлыгы хәбәр итте.

Алина Есенинаны 11 апрельдә Мәскәүнең Ваганьковский зиратына ире янына җирлиләр.

"8 апрельдә Алина Ивановна Есенина вафат булды. Ул Сергей Есенинның улы Константинның тол хатыны иде", - дип сөйләгәннәр Есенин музее матбугат хезмәтендә.

Алина Ивановна озак еллар дәвамында шагыйрьнең истәлекле әйберләрен саклап торган. Ул музейларга меңнәрчә уникаль предмет һәм материал табып биргән. Шулай ук музейның бик якын дусты, күп кенә чараларда, проектларда һәм программаларда катнашучы булган.

Танылган шагыйрьнең дүрт баласы бар. Констанин - Зинаида Райх белән никахта туган бала. Ул 1986 елда вафат булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар