news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Доренконың мотоциклда бәрелеп үлгән мизгеле күзәтү камерасына эләккән - видео

Сергей Доренконың мотоциклда бәрелеп үлгән мизгеле күзәтү камерасына эләккән - видео

news_top
Сергей Доренконың мотоциклда бәрелеп үлгән мизгеле күзәтү камерасына эләккән - видео

Журналист Сергей Доренко юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. 

Журналистның һәлакәткә эләгү мизгеле күзәтү камераларына эләккән. "Вести" аның юлга чыгып китәр алдыннан видеосын да урнаштырган. Ул үзен начар хис итә башлаган һәм авариягә эләккән дип фаразлана. 

Сергей Доренко "Говорит Москва" радиостанциясенең баш редакторы булып эшли иде. Ул бүген дусты - язучы Бронислав Виноградский янында булган. Язучы аның мотоциклга утырып киткәнен видеога төшереп ала һәм "Бәйрәм" дип язып куя. 

Кайтып барганда Доренко кинәт кенә рулен сулга бора һәм каршы як полосага чыга, мотоциклдан егылып башы белән бәрелә. Сергей Доренкога 59 яшь иде. 

Аның үлем сәбәбе өзелгән тромб булырга мөмкин дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар