Сергей Безруков коронавирус йоктырган
Актер чирне җиңел кичерүе турында яза, үзе өчен борчылып тормаска куша.
Россиянең халык артисты, актер Сергей Безруков коронавирус белән авырган. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Кадерле дусларым, ковид белән чирләдем. Иммунитетытым төшкән булса кирәк. Борчылып тормагыз, барысы да контрольдә, чирне җиңелчә үткәрәм. Ниһаять, ял итәргә һәм китаплар укырга вакыт табылды», — дип яза ул.
Актер үзен яхшы хис итсә дә хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган. «Фатирымда аерым бүлмә юк. Балаларыбыз да кечкенә. Чирне аларга йоктырмас өчен миңа үземне үзизоляцияләргә кирәк иде. Бакчабыз Мәскәүдән бик ерак булу сәбәпле, хастаханәгә ятарга туры килде. Биредә мин табиблар күзәтүендә», — дип сөйләгән ул сторисларында.
Сергей Безруков үзенең ревакцинация узарга җитешмәвен искәртә. «Әмма мин вакцина ясаткан идем, ковид белән җиңел формада авыруым шуның белән бәйледер дип ышанам», — дигән ул.
Фанатлары һәм инстадуслары актерның тизрәк сәламәтләнеп, аякка басуын теләгән.