news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Безруков коронавирус йоктырган

Актер чирне җиңел кичерүе турында яза, үзе өчен борчылып тормаска куша.

news_top
Сергей Безруков коронавирус йоктырган
https://www.instagram.com/s_bezrukov/

Россиянең халык артисты, актер Сергей Безруков коронавирус белән авырган. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Кадерле дусларым, ковид белән чирләдем. Иммунитетытым төшкән булса кирәк. Борчылып тормагыз, барысы да контрольдә, чирне җиңелчә үткәрәм. Ниһаять, ял итәргә һәм китаплар укырга вакыт табылды», — дип яза ул.

Актер үзен яхшы хис итсә дә хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган. «Фатирымда аерым бүлмә юк. Балаларыбыз да кечкенә. Чирне аларга йоктырмас өчен миңа үземне үзизоляцияләргә кирәк иде. Бакчабыз Мәскәүдән бик ерак булу сәбәпле, хастаханәгә ятарга туры килде. Биредә мин табиблар күзәтүендә», — дип сөйләгән ул сторисларында.

Сергей Безруков үзенең ревакцинация узарга җитешмәвен искәртә. «Әмма мин вакцина ясаткан идем, ковид белән җиңел формада авыруым шуның белән бәйледер дип ышанам», — дигән ул.

Фанатлары һәм инстадуслары актерның тизрәк сәламәтләнеп, аякка басуын теләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар