Россиянең халык артисты, актер Сергей Безруковның улы туган. Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итә.
Артист бала тудыру йортында төшкән фотосын күрсәткән. Фото астында ул хатыны Аннага рәхмәт сүзләрен язган: "Улым! Һәм мин кабат аның янында булдым. Анечка, сөйгәнем, якыным минем! Рәхмәт сиңа!" - дип язган Безруков.
Безруков белән кинорежиссер Анна Матисон 2016 елда өйләнештеләр, ә берничә айдан аларның кызлары Мария туды. Майда исә Аннаның кабат бәби көтүе ачыкланды.
Безруковка 45 яшь. Былтыр май ахырында ул Татарстанга, Буа театры уздырган театр фестиваленә килгән иде.