Сергей Безруков "Ел актеры" булган!
Иҗтимагый фикерне өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге Россиянең халык артисты, актер Сергей Безруковны “Ел актеры” дип билгеләгән. Бу хакта актер Инстаграмында яза.
![Сергей Безруков "Ел актеры" булган!](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/12/30/f6506b705a60911e96deaf752f6551c2ec50b214c91f9932e75832ad7bbf.jpg)
“Кадерлеләрем минем! Барыгызга да ышанычыгыз өчен рәхмәт! Бу пост сезнең өчен. Барыгызга яңа елда сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләп калам! 2019 елда эшләрем кимеми: сезне театрда да, кинода да, телевидениедә дә уңышларым белән сөендерергә тырышырмын. Тынычлык төшемә генә керә минем.
Гаиләм турында да онытмыйм! Барлык фронтлар буенча эшлибез. Гастрольләр белән киләбез, көтегез”, - дип язган Сергей Безруков.