Сергей Жуков, социаль челтәрләр аша табылган «игезәге» Булатны концертына чакырган
«Руки вверх» төркеме солисты Сергей Жуков үзенә ике тамчы су кебек охшаган Булат исемле егетне үзенең концертына чакырган.
Булатны халык социаль челтәрләрдә күреп алган. Ул Мәскәүдә таксист булып эшли, бик яратып Сергейның хит җырларын башкара. Видеороликлардан күренгәнчә, аның тышкы кыяфәте генә түгел, тавышы да Жуковныкына охшаган тембрлы. Кайберәүләр, хәтта, бу видеороликларда чын Жуков булмавын да аңлап җиткермәгәннәр.
Әлбәттә, Сергей Жуков үзенең фанаты һәм «игезәге»нә битараф кала алмаган. Ул аны үзенең шушы көннәрдә Мәскәүдә узачак концертына чакырган. «Аралашырбыз, бәлки, сәхнә артында бергәләп җырлап та алырбыз», – дигән ул аңа.
Булатка исә «подписчик»лары үзен җырчының профессиональ дублеры ролендә сынап карарга тәкъдим итәләр.
Сез дә карагыз әле, Сергей белән Булат бер-берсенә нык охшаганнармы?