news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Шойгу: «Алдагы өч елда Россия армиясен масштаблы үзгәрешләр көтә»

news_top
Сергей Шойгу: «Алдагы өч елда Россия армиясен масштаблы үзгәрешләр көтә»
Владимир Васильев фотосы / архив

2023-2036 елларда Россия армиясен масштаблы үзгәрешләр көтә. Мәсәлән, андагы кешеләр саны 1,5 миллионга арттырылачак. Бу хакта Россия оборона министры Сергей Шойгу әйтте, дип яза «Комсомольская правда» басмасы. 

Хәрби хезмәткәрләр санын арттыру корал белән тәэмин итү, гаскәрләрне тәэмин итү һәм инфраструктура төзү белән бергә барачак. Контракт нигезендә хезмәт итүчеләрне туплауга аерым игътибар биреләчәк. Инде булган хәрби округларда һәм яңа территорияләрдә полигоннар саны артачак.

Шойгу белдергәнчә, армияне 1,5 млн кешегә кадәр арттыру Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән карар нигезендә башкарылачак. Армиянең төп компонентларын ныгытып кына, илнең хәрби иминлеген гарантияле тәэмин итеп була, дип өстәде министр.

Барлык чараларны да комплекслы планга берләштерәчәкләр. Бу план министрның барлык урынбасарлары, барлык төр кораллы көчләр баш командующийлары һәм хәрби округлар гаскәрләренең компетентлы карарлары нигезендә төзелә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2023
    Bernard Monot
    Икътисад караганда, бу ничек ясыла? Русия шулкадәр бай ил түгел бит. СШАга кадәр куввәтле түгел!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар