news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергачта Габдулла Тукайга мемориал ачыла

news_top

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга мемориал төзү буенча актив эш алып барыла: һәйкәл һәм мемориал стела төзелә, тирә-як территория төзекләндерелә, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Мемориалны ачу тантанасы быел якынча 13 ноябрьгә планлаштырылган. Бу вакыйга Түбән Новгород татарлары өчен аеруча тарихи әһәмияткә ия. Габдулла Тукай мемориалы Сергач шәһәрендә татар эшлеклесенә беренче һәйкәл булачак.

Сергач Түбән Новгород татарлары тарихында аерым урын били. Күп буыннар дәвамында шәһәр Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгышындагы күп санлы татар авыллары өчен мөһим административ һәм транспорт үзәге булып тора, аларны Казан, Мәскәү һәм илнең башка шәһәрләре белән бәйли. Түбән Новгород татарларын төбәктән читтә еш кына «Сергач татарлары» дип атаулары очраклы түгел. Нәкъ менә шуңа күрә биредә бөек татар шагыйренә мемориал барлыкка килү аеруча символик мәгънәгә ия.

Исегезгә төшерәбез, Габдулла Тукай бюсты Түбән Новгород татарларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләк ителгән иде. Мемориал булдыру инициативасы Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелеге, Сергач муниципаль округы администрациясе һәм депутатлар Советы хуплады.

Проект Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Сергач округы татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе тарафыннан меценатлар һәм битараф булмаган халык ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр иткән Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар