Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергачка сәяхәт: Нижний «братлары» башка халыкларга үрнәк булырдай итеп яши

Бу көннәрдә Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һәм редакторлары Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә сәфәрдә булып кайтты. Татар авыллары, редакцияләрнең яшәеше, халыкның гореф-гадәтләре белән таныштык. «Интертат» пресс-турдан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Сергачка сәяхәт: Нижний «братлары» башка халыкларга үрнәк булырдай итеп яши
Ралинә Сәлимова

Казаннан Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә 3,5 сәгать буе электричкада бардык. Анда безне микроавтобус белән иҗтимагый совет рәисе Харис Хәкимов һәм Түбән Новгород өлкәсенең «СЕРГАЧ-91,4 FM» татар радиосы җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов каршы алды. Безне Сергач муниципаль округы башлыгы Олег Радаев катнашында эшлекле иртәнге ашка алып киттеләр. 

«Мин гомер буе мөселманнардан үрнәк алырга тырышам...»

Олег Радаев безнең килүгә бик шат иде. Ул журналистларның әһәмиятен билгеләп үтте. «Мин мәгълүмат белән эшчәнлеккә карата үземнең фәлсәфи фикеремне җиткерәм. Минемчә, сезнең миссия – ул халыкка мәгълүмат биреп, аның тормыш сыйфатын яхшы якка үзгәртү. Мәсәлән, очкычта утырганда мәгълүмат булмаса, борчылу хисе барлыкка килә. Мәгълүмат алгач, шунда ук тынычланабыз», – диде ул.

Олег Радаев мөселманнарга карата да үз мөнәсәбәтен белдерде. «Минем күпчелек дусларым – мөселманнар. Гаилә мәсьәләсенә килгәндә, мин гомер буе мөселманнардан үрнәк алырга тырышам. Аларда олы буынга, гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә, дингә карата хөрмәт көчле. Кызганычка, мин үземне андый дип әйтә алмыйм. Мин сезне (мөселманнарны – авт.) хөрмәт итәм, – диде ул.

Иртәнге ашның тагын бер кунагы – Донецкидан волонтер Анна Лисовенко. Ул махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм тапшыру белән шөгыльләнә.

Мин Донецкида туып үстем. Әтием – татар. Украинада барган хәлләр башланганда, миңа 14 яшь иде. Иң башта нәрсәгә таба барганын аңлап та бетермәгән идем. Даими бөтен җирдә снарядлар очты. Шуннан соң миндә кешегә ярдәм итәсе килү теләге барлыкка илде. Бүген мин спорт белән шөгыльләнәм, шигырьләр язам, – диде ул. 

Анна үзе язган шигырен тәкъдим итте.

Иртәнге аштан соң без «СЕРГАЧ-91,4 FM» татар радиосына юл тоттык. Бу – кирпечтән салынган ике катлы бина. Ул – төбәктә татар телендә тапшырулар алып барган бердәнбер радиостанция. Программада яңалык чыгарылышлары, популяр музыка, котлаулар тәкъдим ителә.

«СЕРГАЧ-91,4 FM» татар радиосы җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов сүзләренчә, радиостанция аның шәхси предприятиесе дә, иҗтимагый оешма да, һәм ул әле аның башлыгы да. 

Радио Сергачтан 80 километр радиуста эшли. 80 километр территориягә 34 авыл керә. 30-40 мең кеше безне тыңлый дип саныйбыз. Җәй көне ул сан 120 меңгә менә. Бүгенге көндә 28 реклама бирүчебез бар. Күбрәк пилмән эшләүче, пәрәмәч ясаучы, машина ремонтлаучылар мөрәҗәгать итә. Биредә көненә 3,5-4 сәгать утырабыз. 2 сәгать эстрада җырчыларына китә, ә калган вакытны программа, интервьюлар тәшкил итә. Күптән түгел генә Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Сабантуй» дигән программа эшләп килде. 6 тапшыру эшләдек, – дип сөйләде Фәрит абый.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхиева «СЕРГАЧ-91,4 FM» татар радиосы җитәкчесе Фәрит Аймалетдиновка рәхмәт хатын тапшыра.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Берзаман радионың җыр яздыру студиясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирфан Измайловның моңлы тавышын ишеттек. Ул безгә композитор, музыкант Минхан Хөсәенов белән берлектә «Сергач яклары такмаклары»н һәм «Сандугач» дигән җырын башкарды.

«Хөкүмәт үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлек бирә»

Аннары безнең делегация «Туган як» газетасы редакциясенә юл тотты. Анда безне газетаның баш мөхәррире Олег Әндерҗанов каршы алды. 

«Туган як» газетасы 1990 елның 7 декабреннән бирле чыга. Тиражы – 2500 данә. Заманында 5000гә якын иде, әмма, почта эшләмәү сәбәпле, тираж төште. Авыллардан бер-бер атлы почтальоннар китеп бара. Хәтта зур авылларда да юк. 

Газета атнага бер – җомга көнне чыга. Безнең электрон язылу мөмкинлеге дә бар. Бер 200 чамасы электрон язылу. Әмма бу саннар гомуми тиражга керми. Финляндия кебек башка илләрдән дә алалар иде, әмма, ил вазгыятенә бәйле рәвештә, безгә бу эшчәнлекне туктатырга туры килде.

Редакциядә 14 кеше эшли. Безнең чыгымнарның 3тән 2 өлешен хөкүмәт, 3тән 1 өлешен реклама, язылу каплый. Реклама бирүчеләр, Мәскәүләр кайткач, май аенда активлаша һәм сентябрьгә кадәр дәвам итә. Аннары кыш аенда кими. Безне Пильна (2 зур авыл), Кызыл Октябрь районы (17 татар авылы), Сергач һәм Спасс районнарында тыңлыйлар. Хөкүмәткә, губернаторга зур рәхмәт. Ул үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – алар безгә бернинди дә киртә куймый. 

Алга таба без Кучкай Пожары авылына юл тоттык. Автобусыбыз мәдәният йорты каршында туктады. Биредә Татарстанның традицион мәдәният үсеше үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова катнашында VI өлкә татар хатын-кызлары җыены бара иде. «Нижгарбикә» бәйгесендә 8 финалист көч сынашачак, дип аңладык. Әмма аларны карарга безнең мөмкинлек булмады. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат бүлеге хезмәткәре, яшь шагыйрь Булат Ибраһимов тамашачыларга үзенең «Балык теле» дигән шигырен сөйләде.

Кызыл Октябрь округы Олы Рбишча авылына кузгалдык. Юлда барганда яңгыр да сибәләп алды. Биредә без җомга намазына тукталдык. 

Рбишчада 3 мәчет, 2000 хуҗалык бар, дип исәпләнә. Икенче төрле бу авылны «эшмәкәрләр авылы» дип атыйлар. Авыл терлекчелек белән көн күрә. Монда елына 5000 елкыдан иң тәмле казылык ясыйлар. Олимпия чемпионкасы Алия Мостафинаның тамырлары да нәкъ шушы авылдан. Авыл халкының күбесе Мәскәүгә китеп эшли. Алар башкалада ипотекага квартира алып, арендага биреп, шуның акчасына яшиләр, ди. 

Рбишчада данлыклы «Абделхәмит мәчете» бар. Монда теләгән теләкләр кабул була, диләр. Рбишчада мәчетне, мәктәпне, паркны меценат Абделхәмит Садеков салдырган. Шул рәвешле авылга бик зур ярдәм күрсәткән. Хәзер, кызганыч, гүр иясе.

Мәчетнең имам-хатыйбы Харис Исмаилов мәчетнең моннан 25 ел элек төзелүен әйтте. Мәчет авылда өченчесе икән. Бирегә якынча 40-50 кеше намазга йөри.

Ир-атлар намазга киткәндә, мин урам әйләндем. Мәчетнең янында бер зур гына хуҗалык бар иде. Йортның алгы бакчасында бер апа туялар утырта. Хамия апа булып чыкты ул. Мәчетнең үзенчәлекле язмышы белән таныштырды.

1997 елда 45 яшендә иремнең энесен – Абделхәмитне үтерделәр. Ул Мәскәүдә бизнесмен иде. Аның язмышы турында инде бик күп китаплар чыгардылар. Җинаятьчене эзләтеп, кешесен белсәк дә, җаваплылыкка тартып булмады. Ярамады. Ул үлгәч, аның «братлары» (диалект – авт.) әлеге мәчетне эшләтте. Безнең мәктәпкә аны исемен бирделәр. Ул бик яхшы укыган. Аның үзенең күле дә бар.

Гаиләсе бүгенге көндә кайда?

 Абделхәмитнең үлеменнән соң, монда калырга курыктылар. Шуңа күрә Америкага китеп урнаштылар, үзләренә өй салдылар. Аның 2 баласы калды. Хәзер кызлары инде кияүдә. Әлфия исемлесенең 4, Сылуның 2 баласы бар. Чит илдә торсалар да, алар балалары белән татарча сөйләшә. Бер ел элек кунакка да кайтып киттеләр. Халитның (ире – авт.) икенче браты Франциядә тора.

Татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?

Татар эстрадасыннан бөтен артистны да яратам, бар да ошый. Без Казанга «Пирамида»га концертларга еш барабыз.

Якташыгыз Марат Яруллинны тыңлыйсыздыр инде.

Миңа ул нигә? Мин аны болай да күрәм. Диджей Радик Яруллин хәзер сезгә килде Мәскәүдән. Айрат Сафин да безнең кияү. Алар бездә клип төшерделәр. Безгә Сабантуйга килегез. Бездә Ландыш Нигъмәтҗанова, ИркәСалават, Айдар Галимовларның да килгәне булды. Алар барысы да безне беләләр. Хәния Фәрхи дә булды. Ул – минем каенанамның бик сөйгән кешесе. Ул аны ел саен китертә иде. Безнең өйгә дә килгәне булды. 

Абдулхәмит Садеков исемендәге Олы Рбшича урта гомуми белем бирү мәктәбенә юл тоттык. Безне анда милли киемнәрдән, баяннар белән бер төркем укучылар, укытучылар һәм директор каршы алды. Мәктәпнең үзләренең радиолары, гәҗитләре бар. Алар анда мәктәпнең тормышын яктырта. Укытучылар һәм укучылар журналистларга үз һөнәрләренә кагылышлы сораулар әзерләгән иде. 

Мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова мәктәпнең тарихы белән таныштырды. Мәктәп 1975 елда төзелгән икән. Биредә 209 бала укый, 35 кеше укыта. Мәктәптә капиталь ремонт ясалган. Әлеге мәктәпнең иң әһәмиятле җире – ул татар теле кабинеты. Биредә яшел төстә жалюзиларга түбәтәй, читекләр, тастымал кебек милли сурәтләр төшерелгән. Каршы як стенада Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән өзек язылган. Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайның силуэтлары стенаны шулай ук бизәп тора. Минемчә, ул – Россиядәге иң матур татар теле кабинеты.

Алга таба Уразовка авылында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салдык. Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рафаэль Ильясов Кави Нәҗмигә дә һәйкәл куелачагын әйтте. «Бирегә Кави Нәҗмигә дә һәйкәл куярга ниятлибез. Без тарихыбызны саклап калырга телибез. Киләчәк буын бөек җырчылар, бөек шәхесләр турында белсен», – диде ул.

Аннан соң «Авылым хәбәрләре» редакциясенә бардык. Безне газетаның баш мөхәррире Владимир Шерехов каршы алды. Ул кунакларга редакциянең тарихы турында сөйләде.

«Авылым хәбәрләре» район газетасы 1931 елдан бирле эшли. Ул чакта ул фәкать татар телендә генә нәшер ителгән. Ә 1965 елда гәҗит үзгәрешләр кичерә һәм 1998 елга кадәр рус телендә генә чыга башлый. Аннары без татар телендә дә чыгара башларга булдык. Газетага карата ихтыяҗ арта, ул үз укучысын, үз тиражын, үз язылучыларын таба. 25 ел диярлек без 2 телдә эшлибез.

Коллективта 7 кеше эшли. Газетаны чыгаруда 5 кеше катнаша. 3 кеше материал яза, 2се верстка белән шөгыльләнә. Гәҗит 12 полоса булып чыга. Әмма рус телендәге материалларны без татар теленә дубляж ясамыйбыз. Татарча полосаларда сез тәрҗемәгә тап булмаячаксыз, – дип сөйләде Владимир Шерехов.

Бишенче тукталыш – Мәдәнә авылы. Анда калкулыклы урында Ясин сүрәсе төшерелгән стела бар.

Ә бу «Рәшидә» мәчете – Россия күләмендә иң зур мәчетләрнең берсе. Мәчетнең спонсоры –  меценат Фаиз Гыйлманов. Ул аны Рәшидә исемле әнисенә багышлап салдырган һәм мәчеткә аның исемен биргән. Бу музей шактый олы һәм экспонатларга бай. Мәчетнең беренче катында туган якны өйрәнү музее урнашкан. 

Мәчетнең төзелешендә катнашкан Мәхсуд Гаязов:

1989 елның 29 апрелендә беренче таш куелган иде. 2 ел эчендә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, мәчет бастырылды. Мәчеткә җомга көннәрендә 50-60 кеше йөри. Яшьләр дә килә, шәһәрдән дә кайталар. Мәдәнәдә 450 кеше яши бүгенгесе көндә. Нигездә пенсионерлар. Яшьләр, эш булмаганлыктан, шәһәргә китә. Барыбызга да күп акча кирәк. Эшнең хакы булырга тиеш. Минималь хезмәт хакына мин дә эшләмим, сез дә эшләмәячәксез.  Халкыбызга бердәмлек телим. Мәчетләргә йөрергә кирәк. Бөтен авылларга мәчетләр төзедек, ә алар иртәгә ябылырга торалар, –диде ул.

Соңгы тукталыш – Пашат авылы. Биредә – Пашат һәм Семочки авылларындагы кызыл террор фаҗигасендә һәлак булган 53 кешенең кабере.

Шуның белән безнең көне буена сузылган сәфәребез тәмам. Гомумән алганда, Сергачка бару безнең хәтердә күңелле мизгел булып калачак. Без кыска гына вакыт эчендә биредәге татарларның яшәеше белән таныштык. Биредәге бай авылларга карап, халкының тырышлыгына инандык. Озын юлга чыгар алдыннан Марат хәзрәт безнең делегацияне дога кылып озатты. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100