Сергач фермеры: «Кеше җитми. Мин яшьләргә эш тәкъдим итәм – 150 меңгә дә эшләтеп булмый!»
Сергач районы Шөбиле (Шубино) авылы фермеры Фаил Арифуллин белән Түбән Новгородның I Идел буе Сабан туенда таныштык. Ул иптәшләре белән көрәш карарга килгән. Яңгырдан зонтик астында качып, аның эшчәнлеге турында сөйләштек.
Фаил абыйның кәефе шәп иде, шуңа, бик теләп, үзе белән таныштырды. Ул авылында данлыклы эшмәкәр икән, 3 бала әтисе. Түбән Новгород идарә институтында белем алган.
Фермер булып киткәнче, Сергач кош фабрикасында директор булып эшләдем. Анда казлар, кошлар үрчеттек. Анда мин 10 ел эшләдем. Аннары фабрикага авыл җирләрен алган идем. Шуннан ипләп торып фермерлык белән кызыксынып киттем. Кош фабрикасыннан соң арендага 300 гектар җир алдым. Аннары сарыклар, атлар үрчетә башладым.
Мәктәптә 10 ел укыгач, киттем армиягә хезмәт итәргә. Владимир шәһәрендә эчке гаскәрләрдә 2 ел хезмәт иттем.
Хатыным Гөлнур белән Армиядән кайткач кына таныштым. 10 ел күрешеп йөргәч, өйләнештек (көлә). Озакка сузылды азрак. Беренче урында бизнес кору иде. Нужа күрдек башта, аннары тормыш кордык. Аллага шөкер, 2 кызым, 1 улым бар – Гөлназ, Ильяс, Самира.
Хатыным башта башлангыч сыйныф укучыларын укытты, хәзер миңа бөтен нәрсәдә булыша. Гел үземнең янымда. Нигездә бухгалтерияне алып бара. Оныкларым әле юк.
«Фермер булам!» – дигән төгәл максатым булмаса да, мин гел бизнес өлкәсендә кайнадым. Үземнең кибетләрем, заправкаларым булды. Бизнесмен инде. Аннары тулаем фермерлыкка киттем.
Хуҗалыгымда 500 баш сарык бар. Шөбиледә 450 кеше яши. Авылда бер генә зур фермер. Ул да булса – мин. Кечкенә фермерлар белән без бергә эшлибез. Аларның 100әр гектар җирләре бар.
Сабан туйларына сарыклар үстерәм. Сарыкларны үрчетәбез, сатабыз, йоннарын Чабаксар оешмасына җибәрәбез. Алар итекләр тегә, без бартерга алабыз, акча бирмиләр.
Атлар да үрчетәбез. Бөтен татар ат үрчетеп эш башларга тотынадыр инде. Тик алар миндә күп түгел – 12-15 баш. Нигездә «Московские тяжеловозы» токымы. Берәр тонна, 800 килограммга җитә. Монысы күңел өчен.
300 гектар җирем бар. Безнең төп юнәлешебез – чөгендер. Сергач бит шикәр заводы белән танылды.
Фермерлыкта төп ике проблема бар. Ул да булса – бәяләр сәясәте һәм кадрлар җитмәү. Теге елны орлык 15 тора иде, хәзер 7 сум. Эшләргә кеше җитмәү – ул төп проблема. Кеше җитмәгәч, эшләп тә булмый. Мин яшьләргә эш тә тәкъдим итәм. Хезмәт хаклары 50 дә, 70 дә, 150 мең дә була. Тик эшләтеп булмый берничек тә!
Менә малаем үсеп җитте. Ул Түбән Новгородта авыл хуҗалыгы академиясендә 2 курста укый. Ул миңа эшләргә булыша. Заманча техникаларда эшли белә.
Фермада 10-12 сәгать эшлибез. Иртә китәбез дә төнлә кайтабыз. Кайсы көнне бөтенләй ятып тормыйбыз. Андый вакытлар да булгалый.
Техникага запчастьләр җитәме?
Аның белән проблемалар бар, дөрес әйттегез. Америка, Германия, Канада техникасы иде. Шулай да әлегә табыштырабыз. Әллә аларның складларында калган шунда. Бәяләре 2 тапкырга артты. 100 сумлыгы 200 тора хәзер.
Яшьләргә, студентларга практика үтү мөмкинлеге бармы соң?
Практика юк. Безгә я юрист, я турист килә (көлә).
Фермер Түбән Новгород өлкәсендәге һава торышы белән дә мактанып алды. Аның сүзләренчә, быел уңыш әйбәт көтелә.
Игеннәр яхшы хәлдә бездә. Яңгырлар да еш яуды. Безнең быел, Алла теләсә, уңышлар яхшы. Безнең җирдә һава торышы шартлары гел әйбәт, җирләре уңдырышлы. Татарстанда «гадәттән тыш хәлләр режимы» керттеләр, дип ишеттек. Безгә инде Татарстаннан орлык сорап элемтәгә чыктылар, без сезнең белән тыгыз элемтәдә торабыз, – диде фермер.
Мин Фаил абыйдан корылыклы ел булу сәбәпле бирелә торган иминият акчалары – страховка турында сорадым. Шунда аның кәефе кырылды.
Юк, бездә страховка! Без үз көчебезгә таянып эш итәбез. Страховка – ул ничек? Мәсәлән, минем җирләрне иминиятләштерү өчен якынча 10 миллион акча кирәк. Бер елны страховка ясаткан идем, ә ул фирма ахыр чиктә югалды! Ягъни җитәкчесе бер булган, ә фирмасы ике төрле. Аннары ул фирма бурычларын башка фирмага саткан да, икенче фирма ул бурычларын бездән алды. Дөресе генә әйткәндә, шундый бер махинация булган инде. Аннары без акчаларыбызны судлар аша зур авырлык белән генә кайтардык. Бөтен Түбән Новгород төбәге белән судлаштык! Ышанмыйбыз инде башка страховкага. Ышанырлыгыбыз калмады. Кайсы яклардадыр бар инде ул хакимият ярдәме. Ә бездә юк андый әйбер. Кайчандыр корылык килә калса да, страховка ясату турында уйламыйбыз. Без инде 2 еллык запас тотабыз, – дип сөйләде фермер.
Безнең сөйләшүгә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәбиб Измайлов да кушылды.
Без Фаил белән күрше авыллардан. Без (басым ясап – авт.) – татар авыллары! Бездә нигездә иген үсә. Терлек тә тотабыз. Безнең район уңыш буенча узган елны беренче урынны алды. Былтыр район белән 125 мең тонна иген җыйдык. СССР вакытында да андый нәтиҗә булганы юк иде. Ә безнең төбәк беренчелекне яулады. Авыл хуҗалыгы министрлыгы диплом да бирде.
Быел да һава торышы белән без бик канәгать. Аллага шөкер. Ел саен яңгырлар вакытында явып тора. Игеннәр яхшы булырга тиеш. Хак кына булсын, хак кына булсын… Химия дә кулланабыз инде. Аларсыз үстереп булмый.
Халык бездә тырыш, эшчән. Безнең районда – төбәктә иң күп фермерлар. Кызыл Октябрь авылында 68 фермер, 28 авыл хуҗалыгы оешмасы. Якынча 7 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык. Барысы да эшчән, – дип сөйләде ул.
Хәбиб абыйдан: «Ә сез Мәскәү белән күбрәк элемтәдә торасызмы яки Казан беләнме?» – дип сорагач, «Казан безнең белән элемтәгә чыга. Иген алалар. Хәтта ягулык-майлау материаллары белән казанлылар безнең якка йөри. Казаннар белән Бөтенроссия эшмәкәрләре белән җыелганда күрешәбез. Хәзер Рәшит Ваһаповка элмә тактасы кую тантанасы булды. Ул да безнең якташыбыз бит. Шул чарада күрештек. Әстерханда Сабан туенда идек. Анда да күрештек. Шулай аралашып торабыз», – диде ул.
Хәбиб абый бер минутка да туктамаган яңгыр турында: «Яңгырга исегез китмәсен. Сабан туе бик яхшы уза. Сабан туе яңгырсыз булмый. Бик күңелле!» – диде.