Сербиядә булган татар кызы: «Россия кешеләре илдә калсын өчен яхшы шартлар тудыралар»
Фатима Сабитова – Казан кызы. Эше буенча аңа чит илгә күченергә тәкъдим иткәч, төшемме, әллә өнемме бу, дип, югалып кала ул. Әмма ризалаша. Сербияне сайлый. Бу илдә беркайчан да булганы булмаса да, яңа ил белән танышу өчен менә дигән форсат, дип кабул итә. Сербиягә Россия кешеләре соңгы арада бик күп күченеп киткән, ди.
«Самолеттан төшкәч, Советлар Союзына килеп эләккәндәй булдым»
– Фатима, синең Сербиядә яшәп, эшләп алганыңны социаль челтәрдәге аккаунттан кызыксынып күзәтеп бардым. Ничек итеп син бу илгә эләктең? Ни өчен Сербияне сайларга булдың?
– Махсус операция башланганнан соң санкцияләр кертелгәч, бик күп компанияләр эшчеләрен Сербия, Әрмәнстан, Грузиягә алып китте. Мин эшләгән компаниягә Бөекбританиядә нигез салынган, төп офисы – Санкт-Петербургта. Безгә дә «йә Армения, йә Сербиягә җибәрәбез яки эшегездән азат итәбез» дигән шарт куйдылар. Шулай итеп, Сербияне сайларга булдым.
Гомер буе Татарстанда яшә дә чит илгә күченеп кит... Мин моңа бик җиңел карадым, чөнки чит илгә берүзең генә китмисең, коллегаларың белән китәсең бит. Юл чыгымнарны да капладылар. Икенче илне карар өчен, чит илдә яшәр өчен менә дигән форсат, дип таптык. Мин гаиләм белән күченеп киттем.
– Яңа ил, яңа танышулар, яңа мәдәният, бер белмәгән җирләр, чит кешеләр... Илгә ияләнүе авыр булдымы? Әйдә әле, бу илгә килгән беренче көнне искә төшерик: нәрсә сине гаҗәпләндерде, шаккаттырды?
– Әлбәттә, беренче көн минем өчен авыр булды. Самолеттан төшкәч, Советлар Союзына килеп эләккәндәй булдым. Әнием дә нәкъ шул фикердә иде. Совет заманында төзелгән биналар бик күп. Кешеләре дә Совет кешеләре кебек: гадиләр, ачыклар. Алар турында «полако-полако» дип әйтәләр. Бу – сербларның әкрен тормыш рәвешен алып баруына ишарә булып тора. Алар – әкрен кешеләр. Әйткән сүзләрендә тормыйлар. Моны кимчелек дип кабул итәргә кирәк түгел, ул – аларның гадәтләре. Итальяннар, испаннар кебек, серблар үзләрен иркен кеше итеп хис итәләр.
Сербиянең нинди ил икәнлеге турында алдан мәгълүматлар табып, укып, әзерләнеп бармадым. Укыйсы калган икән, дим. Сербиянең башкаласы Белград икәнлеген гуглдан карадым, чөнки билетларны Белградка алырга кирәк иде. Бөтен әзерләнгәнем шул булды. Турист буларак та ул якларга барганыбыз булмады, таныш-белешләребезнең дә анда булганы юк иде.
Иң гаҗәпләндергәне – серб теле. Ул гаҗәп кызык. Бу хакта соңрак тулырак сөйләп үтәрмен. Урамнары да безнең якка охшамаган. Һәр бинада диярлек графити рәсемнәр ясалган. Кем нәрсә уйлый – шулай ясый, яза. Нәрсә генә язмыйлар, хәтта сүгенү сүзләре дә бар... Шул күренешкә ияләнүе авыр булды. Биналар бер-берсенә терәлеп, тыгыз итеп төзелгән. Сербиянең үзәге Европа илләре урамнарына охшаган. Юлны кайда телисең, шунда чыгасың. Төркиядәге кебек, карап торучы юк.
Белград белән Казанның уртак ягы – шәһәрнең зурлыгы һәм кеше санында (1,2 млн). Белград Дунай һәм Сава елгалары кушылган урында урнашкан. Шәһәр үзәгендә, нәкъ безнең Бауман урамы кебек, Кнеза Михаила дигән урам бар, шул урам буйлап баргач, кирмәнгә килеп чыгасың. Кремльгә менсәң, бөтен шәһәр күренә.
Белград күптән түгел генә төзелеп беткән, дип әйтеп була. Белградның кечкенә районында – Старый Градта – иске биналар бар. Европа стиленә охшатып төзелгән. Алар тарихи биналарга бик сакчыл карый. Шәһәрнең яңа өлешендә Югославия һәм СССР төзегән биналар бар.
«Кышын һава бик пычрак, сулап булмый. Суы да эчәргә яраклы түгел»
– Тагын бер шаккаттырган күренеш – һава торышы, – дип дәвам итте Фатима. – Кышын Сербиядә яшәп булмый диярлек, анда һава шартлары коточкыч! Тын алып булмый. Сербиягә күченеп киткәнче һаваның сыйфатын, чисталыгын күрсәтә торган кушымтаның барлыгын белмәдем. Кеше организмы өчен иң пычрак һава рейтингында Белград еш кына өченче урында (рейтинг көн саен үзгәреп тора).
Кышын Белградта биналарны мазут яндырып җылыталар. Бездәге кебек газ киң кулланылышта түгел. Коммерцияле оешмалар мазутны бик күп яндыра, мөгаен, фильтрлар да кулланып тормыйлардыр. Өйдә һава тынчу булганда, тәрәз ачыйм дисең дә, тәрәзәне ачуга ук ябарга туры килә, чөнки урамдагы һава пычрак булып чыга. Тәрәзәдән карасаң да, мазутлы һава томан булып бер урында тора. Күп кеше муенына һаваны чистарта торган портативлы җайланма тагып йөри. Җайланма чиста һава чыгара, син шуннан чиста һава сулап йөрисең. Әмма ул бик кыйммәт тора. Эштәге бөтен хезмәттәшләрем шул җайланманы сатып алды, өйләренә дә куйдылар, чөнки башкача яшәп булмый. Шуңа күрә яман шеш белән авыручылар да күп икән. Үземнең дә күргәнем булды: онкологик хастаханәләргә чиратлар күп. Һаваның да сәламәтлеккә зыян китергәнен белә торып, тәмәке тарталар, исерткеч эчемлекләр эчәләр.
Эчә торган суларын да мактамас идем, чөнки ул эчәргә яраклы түгел. Суның составында кальций күп. Кафега керсәң дә, краныннан агызып, бер стакан су алып киләләр. Ул суның үзенә күрә бер исе дә, тәме дә бар. Үзләре ничек эчәдер аны? Белмим. Әмма мин ул суны эчә алмадым. Фильтр кулланырга, кибетләрдән чиста су сатып алырга туры килә. Ни өчендер социаль челтәрдә аны «экологик яктан чиста шәһәр» дип язалар. Кыскасы, Белградны сәламәтлек өчен зарарсыз шәһәр дип әйтеп булмый.
«Россиядән 200 меңләп кеше килгән, диләр»
– Сербиядә серб телендә сөйләшәләр, дип укыдым. Шулай да, Россиядән күченгән бик күп кешеләр бар икән. Алай булгач, рус телендә дә сөйләшүчеләр юк түгелдер? Гомумән, Россиядән килгән кеше Сербиядә аңлаша, аралаша алачакмы?
– Аңлаша алмый, дип әйтер идем. Чагыштыру өчен, серб теле украин теленнән ике тапкырга авыррак. Сербларның сөйләшүен бөтенләй аңлап булмый. Ләкин «мин» (я), «әйе» (да) кебек гади сүзләрне генә аңларга мөмкин. Без үткән ел март аенда килдек, ул вакытта Россиядән килүчеләр аз иде. Хәзер инде Россиядән 200 меңләп кеше килгән, диләр. Ягъни Белградның уннан бер өлеше рус телле кешеләрдән тора, дисәк тә була. Беренче мәлдә серблар синең Россиядән килгәнеңне белгәч, бала кебек шатланалар. «Мин бит кечкенә чагымда рус телен өйрәнгән идем!» – диләр. Синең белән, бар белгән рус телен «эшкә» җигеп, русча сөйләшә башлыйлар. Өлкән буын Советлар Союзында рус телен өйрәнгән булган.
Хәзер инде ул кадәр үк хис-кичерешләргә бирелмиләр, чөнки Россиядән килүчеләр артты. Мәсәлән, Кнеза Михаила урамына чыксаң, шундагы кешеләрнең яртысы русча сөйләшә. «Райфайзен» банкына барсаң, барысы да рус телендә сөйләшә.
Баштагы мәлдә мин гел инглиз телендә генә сөйләштем. Серблар инглиз телен белә, аңлый. Сербиядә кино күрсәткәндә дә серб телендә күрсәтмиләр, төп нөсхәдә – инглиз телендә күрсәтәләр. Шулай да, инглиз теле аларда бик үк өстенлекле тел түгел. Серб телен өйрәнергә киңәш итүчеләр дә булды.
«Дин тоталар, газета укырга, эчәргә яраталар, тәмәке тарталар...»
– Сербия тормышы белән таныштыр әле, серблар – нинди халык ул? Безнең гадәтләр белән алардагы гадәтләр аерыламы, яки уртак яклары да бармы? Нинди үзенчәлекләр күзгә чагылды?
– Серблар – славян халкы. Руслар белән чагыштырганда, алар динне ныграк тота кебек. Шундый хәл булды. Автобуста барганда кинәт бөтен кеше чукына башлады. Чиркәү яныннан узып барабыз икән! Бу вакытта бөтенләй аптырашта каласың инде, автобустан чыгып китәрдәй буласың. Якшәмбе көнне серблар бернәрсә эшләми, чиркәүгә бара. Аннан соң, крестовый походка охшаган йолалары кызыклы. Баштан зур хач тоткан поп бара, аның артында иконалар тоткан ярдәмчеләре, әбиләр, бабайлар бара. Ә инде иң ахырдан «нет ковиду», «отменить 5G», «нет ГМО» һ.б. дип язылган плакатлар күтәргән халык бара. Үзәк урамнардан йөриләр шулай.
Белградта бик күп каһвәханәләр бар. Ләкин серблар анда ашарга килми. Кечкенә генә чашка белән кофе эчеп, газета укып утыралар. Иртән урамга чыксаң, бөтен сербларның каһвә эчеп, газета укып, тәмәке тартып утырганнарын күрәсең. Адым саен газета-журнал киосклары бар. Бездә андый киосклар бетте диярлек, ә Сербиядә алар бик күп, чөнки халык матбугат укый. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә газеталар алып укый.
«Булочная» кибетләре аларда «Пекара» дип атала. Кешеләр озын-озын чиратларда торып, «бүрек» алалар (элеккеге Госманлы империясе илләре һәм күрше төбәкләрдәге төрек камыр ризыгы).
Кибеттә 5-6 кеше кассага чират тора. Бу вакытта кассир үз эшләре буенча кем беләндер сөйләшеп торырга мөмкин. Барысы да тыныч кына, сабыр гына көтә. Серблар – ашыгып йөри торган халык түгел. Әйтүемчә, бу – аларның тормыш рәвеше.
Тагын бер үзенчәлек: Сербиядә тәмәке тартучылар күп. Хатын-кызлар, әбиләр – бөтенесе тарта. Җәмәгатьчелек урыннарында тәмәке тартырга ярамый, дигән канун да юк аларда, шуңа күрә алар бөтен җирдә тәмәке тарта. Кафеларда утырып булмый. Тәмәке тартмаучылар, гадәттә, кафеның урам ягында утыра.
– Дингә карашлары турында әйтеп үттең, мөслимә буларак, сиңа кыен булмадымы? Әйтик, мәчетләр бармы намаз укырга? Хәләл туклану урыннары? Мөселманнарны очратырга мөмкинме?
– Мөселманнар анда күп димәс идем. Белградта бер мәчет бар. Ул бик кечкенә. Барып караганым, эченә кергәнем булды. Мәчетне мөселман динендә булган босния милләте кешеләре тота. Хәләл туклану урыннары аз, әмма эзләсәң, таба аласың. Хәләл кафеларны күбесенчә төрекләр ача, чөнки Төркия алардан 1000 чакрым гына.
Гомумән, мөселманнарга тискәре караш юк. Киресенчә, «без дә дини кеше» дип, нормаль караганнары булды.
– Ризык дигәннән, Сербия кухнясы – славян, немец, венгр һәм төрек кухнясы традицияләренең катнашмасы, дип ишеткәнем булды. Сербларның милли ашлары, эчемлекләре бармы?
– Минемчә, сербларның кухнясы төрекләрнекенә бик охшаш. Мәсәлән, төрек ашларыннан чорба (аш), бүрек (камыр ризыгы), сүтлач (сөттән ясалган десерт), кыздырылган каштан, кукуруз да саталар. Үзеңне бер мәлгә Төркиядә булгандай хис итәсең. Кебаб һ.б. кебек ашлар бар. Итле, камырлы ризыклар күп.
Ракы (Төркиядә киң таралган һәм төрекләрнең милли эчемлеге дип саналган көчле алкогольле эчемлек) эчәргә яраталар. Бөтен кафеда ракы тәкъдим итәләр. Чәйне бөтенләй эчмиләр диярлек. Чәйне дару дип кабул итәләр. Ромашка, каркаде кебек чәйләр саталар, аларны беркем дә алмый диярлек. Белградта кара, яшел чәй табып булмый. Пакетиклы чәйләр дә юк. Россиягә кайтып килгәндә, бер чемодан чәй алып кайттык.
Кола, газлы эчемлекләр, пепси эчәләр.
«Яшьләр күбрәк Европага омтыла, өлкән буын Россиягә йөз тота»
– Сербларда миллилек көчлеме? Сербларның хакимияткә карашы нинди?
– Без татар һәм рус телләрен кушып сөйләшкән кебек, яшь буынның күбесе серб һәм инглиз телләрен кушып сөйләшә. Өлкәннәр серб телендә сөйләшә. Серб теле хорват, босния, черногория телләре белән бик охшаш. Серб телен белсәң, шушы телләрдә дә иркенләп аңлаша аласың дигән сүз. Урамда элмә такталарга да игътибар иткәнем булды, барысы да серб телендә язылган.
Тел дигәндә, серблар ике графикада да – латин һәм кириллда яза. Элмә такта кирилл графикасында да, латин графикасында да язылырга мөмкин.
Миллилек бар. Бөтен җирдә әләмнәре эленеп тора, хәтта кайбер кешеләр балконнарына әләмнәр элеп куя.
Сербиядә яшьләр күбрәк Европага омтыла, өлкән буын Россиягә йөз тота. Өлкәннәр Россияне бик тә хөрмәт итә, ярата. 1999 елда Югославияне НАТО (Төньяк-Атлантик килешү оешмасы) бомбага тота, ул вакытта Югославия составына Сербия кергән була. 24 ел үтсә дә, алар бу вакыйганы онытмый, өлкән буынның йөрәгендә яра булып калган. Мәсәлән, Сербиядә шул бомбага тотылган ярымҗимерек биналар әле дә шул килеш тора. Бу вакыйгалар сербларның хәтерендә калсын дип, аларны махсус төзекләндермәгәннәр. Шуңа күрә серблар бу вакыйгаларны, кичә генә булган кебек, хәтерләреннән чыгармый.
Сербияне Европа Берлегенә кертергә җыеналар икән, дигән имеш-мимешләр дә таралган иде. Әмма җирле халык каршы чыга. «Безгә Европа кирәкми», – диләр. Бик күп җирдә «f**k НАТО» дип язылган плакатларны күрдем. Бер яктан, негатив карыйлар. Икенче яктан, кабатлап әйтүемчә, яшьләр Европага тартыла.
«Сүгенү сөйләмнәрендә актив кулланыла»
– Тел турында аерым сөйләшәсе килә. Рус теле белән охшашлык булса да, кайбер сүзләрнең мәгънәсе аерыла икән, шулай бит. Моңа күнегүе авыр булдымы?
– Күз алдыңа китер, урамнан барганда бер якка карыйсың – «позориште» (театр), ә икенче якта – «понос» (горурлык) дип язылган. Каһвәханәдә исә «пропрженный кофе» (кыздырылган каһвә) дигән язуларны еш очратырга мөмкин. Серб теле – минем өчен бик кызык тел. Беренче мәлдә бу язуларның нинди мәгънә белдергәнен белмәдем, шуңа күрә эчем катып көлгән идем. Рус теле белән ул кадәр үк охшаш тел дип әйтеп булмый. Ул сүзләр бөтенләй икенче мәгънә белдерә булып чыкты. Мәсәлән, «Князь – наш понос» дигән язулары бар. «Князь» – су ширкәте, «понос» – горурлык дигән сүзне аңлата.
Серблар читенсенеп, оялып тормый, сөйләшкәндә сүгенү сүзләрен дә кулланалар. Сүгенүне норматив булмаган лексика, начар әйбер дип карамыйлар. Ул аларның сөйләмнәрендә актив кулланыла. Кечкенә балалар янында да сүгенеп сөйләшәләр. Сүгенү сүзләренә карата табу юк. Аны хәтта телевидениедән рәсми каналлардан да ишетергә мөмкин.
«Сербия Президенты, Россия кешеләре яшәп калсын өчен, уңайлы шартлар тудыра»
– Бәяләр турында да сөйлә әле. Валюта нинди? Әйбер бәясе, яшәү кыйбатмы?
– Сербиядә евро да, сербия динарын да кулланалар. Гадәттә, кафеда ашаган өчен, азык-төлек сатып алганда динар белән түлиләр. Зур күләмдә исә евро белән түлиләр (мәсәлән, күчемсез милек өчен һ.б.). Шуңа күрә дә Сербиядә евро белән динарны алмаштыру нокталары адым саен.
Сербиядә бәяләр кыйбат, дип әйтер идем. Чагыштыруы да авыр, чөнки безгә караганда уртача хезмәт хакын анда 50-60 процентка күбрәк алалар. Мәсәлән, 10 йомырка 150-200 динарга сатып алырга мөмкин (безнең акча белән 200-300 сум була). Яңа өлгергән җиләк-җимешләр, яшелчәләр дә кыйбат. Без базарга арзанрак әйбер алырга дип барсак, Сербия базарларында арзан әйбер табып булмый.
Элек 200-300 еврога 1-2 бүлмәле фатирны арендага алып була иде, дип сөйлиләр. Хәзер инде Россия кешеләре күпләп күченгәч, бәяләр дә күтәрелгән. Хәзер 1-2 бүлмәле фатирны арендага алыр өчен бәяләр 1000 еврога кадәр җитә. Азык-төлек тә 20-30 процентка артты, диделәр. Әмма илнең икътисады үсә башлаган. Түләү хаклары зур булгач, салым да арткан. Җирле халык бәяләрнең үсүенә тискәре карый, әмма Сербия Президенты Россия кешеләрен бик тә ярата, алар Сербиядә яшәп калсын өчен, уңайлы шартлар тудыра.
– Сербиядә кайсы һөнәрләр өстенлекле дип әйтер идең?
– IT-белгечләр. Һөнәрләр бездәге кебек, аерылып тормый. Укытучы, табиб. Табиб дигәннән, Сербиядә поликлиникалар күп түгел. Һәр табиб үзенең кабинетын ача, ягъни шәхси кабул итү бүлмәләре киң таралган.
«Татарстанны белмиләр, әмма «Рубин»ны беләләр»
– Эшләү дәверендә серблар белән аралашкансыңдыр. Алар Татарстанны, татарларны беләме?
– Серблар сөйләшергә, аралашырга ярата. Сөйләшмичә генә узып китеп булмый. Россиядән икәнеңне белгәч, нинди шәһәрдән килдең соң, Мәскәүме, Санкт-Петербургмы, диләр. Казан – Татарстан дигәч, аңламыйлар. Казахстанмы, дип кабатлап сорыйлар. Казахстанның Россиягә кермәгәнен әйткәч, шок хәлендә калалар. Аннан соң, «Рубин» футбол командасы турында әйтеп карыйм. Шулай дигәч, барысы да исләренә төшерә. «Казанны беләм, искиткеч шәһәр бит ул!» – дигән булалар. Татарларны белмиләр, әмма «Рубин»ны беләләр. Аеруча ир-атлар. Күбесе 2018 елда булган футбол буенча Чемпионат турында искә алып сөйли, Казанга килгәннәре булган. Спортны бик тә яраталар. Шуңа күрә кайдан килгәнеңне «Рубин» футбол клубы белән генә аңлатып була.
Сербиядә яшәгән вакытта ялгыш кына да бер татар кешесен очратмадым. Урамда татарча сөйләшкәч һәм яулык кигәч, төрек милләтеннән дип уйлыйлар. «Мераба», – дип, исәнләшәләр. «Синең телеңдә бер сүз беләм бит!» – дигәндәй, горурланып әйтәләр бу сүзне. «Хвала», ягъни «рәхмәт» дип җавап бирәсең инде…
«Шоппингка барырга теләүчеләр Сербиягә барып кайта ала»
– Укучыларыбызга бу илгә барыр алдыннан нәрсәләр киңәш итәр идең?
– Минемчә, турист буларак, Белградка 1 көнне багышласаң, шул җитә. Җәен монда бик тә эссе. Шуңа күрә яз һәм көз – иң уңайлы вакыт, дияр идем. Шәһәрнең үзәк урамын карарга, паркларда йөрергә була. Белградта тарихи архитектура күбрәк булса, Земунда (элек аерым шәһәр булган, Белградка кушылган иске район) яңа биналар күп. Автобуслар йөреп тора. Дөрес, Сербия халкы җәмәгать транспортында бушка йөри. Анда кондуктор да, урында түли торган терминал да юк. Әмма контролер тикшереп чыгарга мөмкин. Түләмәсәң дә, контролер бер сүз әйтми. Һәрхәлдә, штраф салганнарын күргәнем булмады. Мәсәлән, «түлисем килми» дип әйтергә мөмкин бер пассажир. Контролер: «Әй, ярар», – дип җавап бирә ала. Әйткәнемчә, алар ачуланышып, тавыш куптарып йөри торган халык түгел. Хәзер исә юл өчен «смс» җибәреп түләү системасын керттеләр. Төнлә дә автобуслар йөри, ул вакытта инде рәсми рәвештә юл өчен түләмәскә була. Поездлар белән дә төрле җиргә барып була. Такси белән йөрү бик кыйбатка чыга. Бездә уртача 300 сум булса, аларда 2000 сумга төшә.
Сербиядә безнең карталар эшләми. Кәгазь акча картага караганда күбрәк кулланыла. Үзең белән евро алып барып, анда алмаштырсаң – отышлы.
Бездә ябылган бренд кибетләренең барысы да Сербиядә бар. Шуңа күрә шоппингка барырга теләүчеләр Сербиягә барып кайта ала. Шунысы кызык: сербларның хатын-кызлары матур, затлы итеп киенә.
Күченеп китәргә теләүчеләр Сербиядә тынычлап яши ала. Сербиягә килгәч тә, чит ил паспорты белән полициягә барып, мөһер суктырырга кирәк. 30 көн узгач, визаран (яңадан мөһер суктыруны) эшләтергә кирәк. Моның өчен автобуска утырып, берәр башка ил, мәсәлән, Босния һәм Герцеговинага барып кайту зарур. 2-3 сәгать дигәндә автобуста чикне узасың да, мөһер сугалар да, кире әйләнеп кайтасың. Черногориядә дә шундый ук система. Ягъни чит ил паспортыннан кала, бернинди виза кирәк түгел. Шушы шартны гына үтәргә онытмаска кирәк. 3 ел торгач, бу илнең гражданлыгын алырга мөмкин, дигән сүзләр дә бар.
Туристларга мин Черногориягә дә барып карарга киңәш итәр идем. Чөнки анда диңгез дә, таулар да бар. Табигате искиткеч матур!