Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сербия президенты, 3-4 айдан өченче бөтендөнья сугышы башланачак, дип фаразлый

news_top_970_100
Сербия президенты, 3-4 айдан өченче бөтендөнья сугышы башланачак, дип фаразлый

Себрия президенты Александр Вучич Швейцариядәге «Weltwoche» журналына интервью биргән. Ул, 3-4 айдан бөтендөнья сугышы башланачак, дигән фикердә.

Моңа кадәр Александр Вучич, Украинадагы конфликт дөньяны катастрофага алып бара, дип әйткән иде. Бу хакта ТАСС язды.

«Без зур фаҗигагә таба барабыз. Поезд станциядән китеп барды һәм инде туктый алмый. Көнбатышта беркем дә тынычлык турында сөйләшми, барысы да яңа сугыш турында гына. Көнбатыш, Россияне җиңә алабыз һәм көрәштән чыгара алабыз, дип саный. Минемчә, Көнбатыш ялгыша. Ике як та моны үзе өчен яшәү-яшәмәү мәсьәләсе дип саный, шуңа күрә алар сугыштан башка чишелеш табарлар дип уйламыйм. Европа лидерлары үзләрен зур каһарманнар кебек тота, әмма алар гадел түгел һәм үз гражданнарына, сугыш башланган очракта, зур корбаннар бирергә туры киләчәген әйтми. Әгәр зур державалар якын арада бу вазгыятьне хәл итәр өчен нәрсә дә булса эшләмәсә, бу – зур катастрофага китерәчәк.

Әгәр сез башка кеше алдаша дип уйлыйсыз икән, димәк, сез начар уйныйсыз, әмма башка кеше начар уйный, дип уйлыйсыз. Сез башка кешенең карталарын күрмисез.

Беркемнең дә сугышны туктатырга тырышмавы гаҗәпләндерә. Мин аңлыйм: Көнбатышта, Россияне җиңел генә җиңәбез һәм аның территориясенә бәреп керә алабыз, Россияне юкка чыгарабыз, дип уйлыйлар.

Нигә без упкын читендә дип уйлыйм? Чөнки АКШ һәм НАТО, җиңелергә хокукыбыз юк, дип уйлый, димәк, Россия җиңә алырга тиеш түгел, чөнки аларның сәяси йогынтысы кимиячәк. Икенчедән, Көнбатыш һәм Европа берлегенең геополитик позициясе көчсезләнәчәк. Өченчедән, «Пандора тартмасы» ачыла, һәм аларга карата яңа дошманлык гамәлләре башланачак.

Икенче яктан карасак, Россия җиңелсә, ул бу халәттә юкка чыгачак. Шуңа күрә – безнең ике як бар, аларның теләкләре шулкадәр аерыла, ә картага шулкадәр күп куелган – беркемнең дә оттырасы килми.

Кем 1 миллион, 2 миллион, 15 миллион кешесен югалтырга әзер. Мин бер кешене югалтырга да әзер түгел. Минемчә, без глобаль конфликтка бик якын. Аңа 3-4 айдан да артык вакыт калмады. Ул иртәрәк тә булырга мөмкин».

Вучич «Икенче бөтендөнья сугышы масштабындагы конфликт» хакында Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясында чыгыш ясар алдыннан да әйтте.

«Мин зур хәрби конфликтка якынаю стадиясендә дип уйлыйм. Сорау шунда – моның чикләре кайда һәм хәзер 1 яки 2 айдан без икенче бөтендөнья сугышыннан бирле булмаган дөнья конфликтына керәбезме, дип уйлыйм», – дигән ул. Бу хакта РБК язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100