1 сентябрьдән Россиядә уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа тәртибе гамәлгә керәчәк. Аның хезмәткәрләр өчен берничә өстенлеге бар. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сөйләде.
«Үзгәрешләрнең берсе – уртача хезмәт хакын исәпләгәндә премияләр генә түгел, ә хезмәткәрне акчалата бүләкләү дә кертеләчәк. Бу, әлбәттә, хезмәткәр өчен ачык плюс», – диде депутат.
Аның сүзләренчә, шулай ук уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа аерым кагыйдәсе кертелә: «выходное» пособиене түләү өчен, уртача көнлек эш хакын айдагы уртача эш көннәре санына тапкырлыйлар.
«Калган очракларда исәпләү кагыйдәләре элеккечә кала. Мәсәлән, календарь көннәр белән бирелә торган ял акчаларын һәм файдаланылмаган ял өчен компенсацияне исәпләгәндә уртача хезмәт хакы исәпләү, исәпләү чорында фактик исәпләнгән хезмәт хакын 12 айга һәм уртача айлык календарь көннәр санына – 29,3 көнгә бүлү юлы белән башкарыла», – дип хәбәр итте Нилов.
Яңа карарның өстенлекләренең берсе итеп, Нилов бу өлкәдә гамәлдә булган барлык иске норматив-хокукый актларның гамәлдән чыгуын атады.
«Барысы да яңартылды, элек булганнар – барысы да инде үткәндә калды. Хәзер барысы да заманчалаштырылган, актуаль һәм яңадан эшли башлаган», – диде парламентарий.
Уртача хезмәт хакын исәпләү үзенчәлекләре турындагы элеккеге нигезләмә 2007 елдан бирле гамәлдә иде. Хөкүмәт тарафыннан расланган яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк һәм 2031 елның 1 сентябренә кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә.