1 сентябрьдән Россия банклары акча күчергән вакытта универсаль QR-код кулланырга тиеш булачак. Бу хакта Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулинга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Көндәшлекне үстерү, гражданнарга һәм бизнеска уңайлы булу, шулай ук базарда катнашучыларның барысына да сервислардан тигез файдалану мөмкинлеген бирә торган инфраструктура тәэмин итү максатыннан универсаль түләү коды турында федераль закон кабул ителде», – дип билгеләп үтә Тулин.
Аның сүзләренчә, әлеге яңалык кулланучыларга үзләре өчен уңайлы түләү ысулын мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкинлек бирәчәк.
Белгеч аңлатканча, түләү базары үсү һәм кулланучылар өчен карталарга альтернатива булган уңайлы ысуллар барлыкка килү – карталар аша түләү күләмен киметергә ярдәм итәчәк. Бу үз чиратында сәүдә предприятиеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес өчен транзакция чыгымнарын (түләү кабул итү чыгымнарын) тигезләргә һәм киметергә шартлар тудырачак.
2026 елның сентябреннән сәүдә-сервис предприятиеләрендәге кассаларда кулланучыларга бер генә универсаль QR-код тәкъдим ителәчәк. Хәзер бердәм QR-кодтан тыш, кассаларда төрле банк QR-кодлары да очрый.