news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә Татарстанда кемнәр хезмәт хакына өстәмә акча алачак?

news_top

Татарстанда кайбер хезмәткәрләргә август ае өчен хезмәт хакы арттырылган күләмдә түләнәчәк. Бу акча сентябрьнең беренче яртысында исәпләнәчәк, дип яза «Татар-информ».

Хезмәт хакына өстәмә акчаны 30 августта эшләгән кешеләр ала.Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакын исәпләү тәртибе Россия Хезмәт кодексының 153нче маддәсе белән билгеләнә. Аның нигезендә, бәйрәм көнендә эшләгән өчен хезмәт хакы кимендә ике тапкыр күбрәк күләмдә түләнергә тиеш. Шуңа күрә эш графигы буенча 30 августта эшкә чыккан Татарстан халкына эш бирүче бәйрәм көнендә чынлыкта эшләнгән сәгатьләр өчен арттырылган күләмдә түләү исәпләргә тиеш.

Әгәр бу көнне эшләү вакыты берничә сәгать кенә, мәсәлән, сменаның яртысы тәшкил иткән булса, икеләтә түләү нәкъ менә чынлыкта эшләнгән вакытка кагыла. Эш көненең калган өлеше исәпкә алынмый.

Шул ук вакытта хезмәткәр компенсациянең башка төрен сайларга хокуклы. Бәйрәм көнендә эшләгән өчен арттырылган түләү урынына ул өстәмә ял көне бирүне сорый ала. Бу очракта 30 августта эшләгән сәгатьләр өчен хезмәт хакы гадәти, ягъни бер тапкыр күләмендә түләнә, ә хезмәткәргә өстәмә ял көне бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар