news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә Мәскәүдә Камал театры гастрольләре була

news_top

22-27 сентябрьдә Россия дәүләт академия Кече театры сәхнәләрендә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камал театры Мәскәүгә алты спектакль алып килә. Алар арасында – «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ситса туй», «Әлфия Авзалова. Мәңгелеккә юл» һ.б.

Спектакльләр татар телендә рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар