news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә карлыганга нәрсә сибәргә?

news_top
Сентябрьдә карлыганга нәрсә сибәргә?
https://pixabay.com

Карлыган куагы киләсе елга да мул уңыш бирсен өчен, сентябрьдә берничә төрле ашлама кертергә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Сөяк оны аеруча күп кулланыла. Ул – бик файдалы һәм абсолют куркынычсыз. Сөяк онында файдалы матдәләр күп була, шуңа күрә карлыган куагы киләсе сезонга әзер була.

Бер куакка ун аш кашыгы сөяк оны сибәләр. Куак бик талчыккан булса, 15 кашык сибәргә була.

Фосфор һәм калий көзен карлыганга аеруча кирәк. Ярты стакан суперфосфатка стаканның өчтән икесе кадәр калий сульфаты кушып сибегез. Бу катнашма бер куакка исәпләнгән.

Тиресне сентябрьдә кертмичә, ноябрьне көтеп тору хәерле. Ул бик яхшылап черегән булырга тиеш. Һәр куак төбенә биш кило чамасы тирес салалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар