Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә һава торышы гадәттәгечә булмый

news_top_970_100
Сентябрьдә һава торышы гадәттәгечә булмый
Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Россиянең Европа территориясендә һәм башкала төбәгендә сентябрь шактый салкынча булачак. Көндез һава температурасы +13-18 градус чамасы булачак дип фаразлана. Ә төнлә температура ноль күрсәткеченә хәтле төшәргә мөмкин. Бу хакта "Российская газета" басмасына Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән.

Синоптик әйтүенчә, узган елгы сентябрь ае да Мәскәү халкын җылы һава торышы белән сөендермәгән. Шактый эссе җәйдән соң көз башлануга ук температура кинәт төшкән һәм гадәттәгедән 2 градуска суыграк булган. Шулай да яңгырлар да мул яуган.

Быел көз башлануга, көньяк төбәкләрдә дә эссе сүреләчәк. Воронеж өлкәсе һәм Идел буеннан башлап, Краснодар крае һәм Төньяк Кавказга хәтле температура нормадан түбән була.

«Гадәттә, көньяк төбәкләрдә сентябрь аенда температура +22-27 градус аралыгында тора. Быел исә, 1-2 градуска салкынрак булыр, дип көтелә», – диде синоптик.

Төнлә суытканда температура +7-12 градуска кадәр төшәргә, ә көндезләрен +20 градустан та югары күтәрелмәскә мөмкин. Шулай ук көньякта яңгырлар бик фаразланмый.

Ә менә Идел буе округында – Татарстаннан башлап Самара һәм Саратовка кадәр – яңгырлы сентябрь булыр, дип фаразлана.

Көнбатыш һәм көнчыгыш Себердә, Иркутск өлкәсендә, Бурятиядә дә сентябрь гадәттәгедән салкынрак булачак. Көндез +13-16 градус җылы булыр, дип фаразлана. Төнлә минус 6 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.

Хабаровск һәм Амур өлкәсендә сентябрь коры булыр, дип көтелә. Бу – яңгырлы җәй өчен үзенчә компенсация булачак, ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100