Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сентябрьдә эссе булмас, салкынчарак та булырга мөмкин» – КФУ галиме фаразлары

Эссе августтан көзге һава торышына күчеш сентябрь аенда акрын гына барачак. Быелгы көздә «әбиләр чуагы» да булмый калмас, ди галим.

news_top_970_100
«Сентябрьдә эссе булмас, салкынчарак та булырга мөмкин» – КФУ галиме фаразлары
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Сентябрьдә һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк булыр, дип фаразлый метеорологлар. Август дәвамында республика территориясендә өстенлек иткән антициклон акрынлап хокукларын көзгә тапшыра.

3 сентябрьдән температура фоны «климатик нормага» керде. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Казанские ведомости»га шулай дип белдерде.

Россиянең Гидрометеорология үзәге озак вакытка төзегән һава торышының фаразы нигезендә, сентябрьдә көннәрнең температурасы нормадан югарырак булырга тиеш иде. Ләкин җәйнең соңгы көнендә, ягъни 31 августта, ул үзгәрде.

«Августның соңгы көненә кадәр сентябрь аенда температура нормадан югарырак булырга, ягъни җылырак булырга тиеш иде. Шундый фараз актуаль булды. 31 августта, җәйнең соңгы көнендә, ул фараз үзгәрде, төгәлләштерелде. Хәзер, актуаль фараз буенча, сентябрь аенда температура нормадагы кебек яки аннан түбәнрәк тә булырга вәгъдә итә. Нормалар турында сөйләгәндә, температура – 12,3 градус, явым-төшем күләме – 50 мм», – дип аңлатты метеоролог.

Яңгырлар көтелә

Белгеч мондый һава торышының уңай якларын да билгеләп үтте. Мәсәлән, мул яңгырлар чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен файдалы булачак.

«Әгәр дә шулай [күп явым-төшем] булса, бу – уңай фараз, чөнки август аенда Казанда бер миллиметр явым-төшем дә булмады. Хәзер яңгырлар кирәк, үсентеләрнең вегетация чорын башлап җибәрү өчен чәчү эшләре бара, чыннан да, дым да, җылылык та кирәк», – дип белдерде ул.

Әүхәдиев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада һава торышын билгели торган күренешләр күзәтелә.

«Озак вакыт безнең территориядә киң колачлы антициклон өстенлек итте, ул болытларны куды, явым-төшем мөмкинлекләре булдыра торган шартлар формалашырга бирмәде. Шуңа күрә эссе һәм коры һава торышы урнашты. Ләкин бу антициклон хәзерге вакытта көнчыгышка күчә. Температура төшә, 3 сентябрьдә ул климатик нормага керә. Алга таба ул [температура фоны] климат нормасыннан бераз түбәнрәк тә булачак», – диде ул.

«Әбиләр чуагы» да булачак әле

«Әбиләр чуагы» бездә сентябрьдә килә һәм 1-2 атна дәвам итә. Мондый чор җылы һәм явым-төшемсез һава торышы белән характерлана.

Галим сүзләренә караганда, быел «әбиләр чуагы», һичшиксез, булачак.

«Чыннан да, «әбиләр чуагы» яки салкынча вакыттан соң җылылык кайту –  бу бик еш күзәтелә торган күренеш, ел саен диярлек кабатлана. Әлбәттә, кайвакыт алдан әйтеп булмаган нәрсәләр дә күзәтелә. Һава торышын алдагы берничә көнгә генә төгәл әйтеп була. Якынча өч тәүлеккә. «Әбиләр чуагы» булачак һәм аның буласын төгәл әйтергә була», – диде Әүхәдиев. Әмма галим аның башлану һәм тәмамлану вакыты турында әлегә сөйләргә иртәрәк булуын искәртте.

Дамира Хәйруллина 

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100