news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә бакчага нәрсәләр утыртып өлгерергә кирәк?

news_top
Сентябрьдә бакчага нәрсәләр утыртып өлгерергә кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Бакчачылар берлеге башлыгы Никита Чаплин сүзләренчә, хәзер редис, сарымсак, петрушка, укроп утыртырга кирәк. «МИР» телеканалы шул хакта хәбәр итә.

Кишерне көзен утырталар, ул җирдә кышлый һәм киләсе елга яхшы уңыш бирә.

Сарымсакны сентябрь азагы – октябрь башында утырталар. Ул да, редис кебек, кояшлы урыннар ярата.

Үсемлекләр утыртыр алдыннан, туфракны әзерләп, ашлама кертегез.

Петрушка да салкынны яхшы кичерә. Орлыклар тизрәк шытып чыксын өчен, утыртыр алдыннан чылату хәерле.

Укропны көпшәк һәм ашламалы туфракка утыртыгыз. Ул түбән температураларда да үсеп, иртә уңыш бирә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар