Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сентябрьдә кыш» - Башкортстанда юлларны кар баскан, машиналар трассада туктап калган

Җәйге резина куелган машиналар трасса буйлап шуып бара.

news_top_970_100
«Сентябрьдә кыш» - Башкортстанда юлларны кар баскан, машиналар трассада туктап калган
https://www.bashinform.ru

27 сентябрь кичендә Башкортстанның Белорет районында кар яуган. Тирлән-Белорет юлын кар баскан. Кар Абзакта да күп яуган. «Башинформ» агентлыгы шул хакта яза.

Сентябрьдә карлы һава торышы фотолары социаль челтәрләрдә таралды.

Шаһитлар сүзләренчә, автомобильчеләр һава торышы шулай кисәк үзгәрер дип уйламаган, җәйге резина куелган машиналар трасса буйлап шуып бара, башкалары батып кала. Кайсыберләре юл кырыена туктала.

Алдагы өч көндә Белоретта аязучан болытлы һава торышы, кар һәм яңгыр яву көтелә. Төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк, көндез 4 градус булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100