Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә диңгез буенда ял итү ничә сумга басачак?

Россия курортларына минималь бәяләр мониторингы үткәрелде.

news_top_970_100
Сентябрьдә диңгез буенда ял итү ничә сумга басачак?
https://pixabay.com/ru

Туроператорлар сентябрь аенда диңгездә ял иткән өчен күпме түләргә туры киләчәге турында сөйләделәр, дип хәбәр итә АТОР. Бу хакта РИА Новости яза.

Ассоциациянең аналитик хезмәте Россия курортларына минималь бәяләр мониторингы үткәрә. Ял 5-11 сентябрь көннәренә ике кешегә җиде төнгә санала. Әлеге суммага самолетка билет бәясе, яшәү һәм туклану (юлламаның программасына карап) кертелгән.

Кара диңгез ярында ял иткән өчен кимендә 20,5 мең сум түләргә туры киләчәк. Иң бюджет вариантлар - Коктебель һәм Анапа. Кызыл Алан мең сумга кыйммәтрәк. Лазаревкага юллама 23,5 мең сумнан, Геленджикка 25,5 мең сумнан башлана. Чагыштыру өчен, 29 августта очыш белән атна турының минималь бәясе 18,6 сумнан 22,6 мең сумга кадәр булган.

Экспертлар сентябрь аенда Россиянең көньяк курортларына ихтыяҗның артуын билгеләп үтә. Бу ял итүчеләрнең җәй айларын озайтырга теләүләре белән бәйле, ди экспертлар.

Абхазиядә күп кенә популяр кунакханәләр тулы булганга сатуларны туктаткан. Әмма турпакетларның башлангыч бәяләре элеккечә, шактый түбән дәрәҗәдә кала. Анда иң арзанлы тур көз башында ике кешегә 23 мең сум тирәсе тора.

"Все включено" системасы буенча эшләүче кунакханәгә Төркиягә юлламаның минималь бәясе бер атна элек булганыннан аерылмый диярлек. Ике кешегә 28,5 мең сум тора.

Россиянең башка төбәкләре арасында иң түбән бәяләр – Калининград өлкәсенә. Балтийскида 18,4 мең сумга ял итәргә була.

Хәзер Алтайга бару өчен ихтыяҗ зур, шуңа күрә турпакет та ким дигәндә 52 мең сумга төшәчәк. Байкалга сәяхәт иткән өчен Бурятия аша шул кадәр үк түләргә туры киләчәк. Иркутскидан күлгә бару 20 меңгә кыйммәтрәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100