Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сентябрьдә бакча җиләгенә нинди ашлама кирәк?

Сентябрьдә тиешенчә карасаң, икенче елга бакча җиләге мул уңыш бирер.

news_top_970_100
Сентябрьдә бакча җиләгенә нинди ашлама кирәк?
https://pixabay.com

Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кош тизәге бик шәп ашлама була. Аны 1:15 хисабыннан су белән болгатырга кирәк. Эремәне ике көн төнәтергә, аннары җиләкләр арасындагы буразналарга сибәргә. Эремәне яфраклар уртасына төшерә күрмәгез, ашлама җиләкне корытырга мөмкин.

Сыер тизәге җиләккә бик яхшы йогынты ясый. Черегән сыер тиресе алыгыз, 1:10 хисабыннан су белән болгатыгыз. Бер тәүлек җылы урында төнәткәч, һәр җиләк төбенә 1 литр сибеп чыгыгыз.

Тирес боткасы ясау өчен тиресне 1:8 исәбеннән су белән болгаталар да ике көн төнәтәләр. Аннары һәр җиләк төбенә 1 литр сибәләр.

Кычыткан төнәтмәсе ясау өчен мичкәнең өчтән ике өлешенә кычыткан тутырыгыз да су салыгыз. Ун көн төнәткәннән соң, әлеге эремәгә 1:10 исәбеннән су кушыгыз. Җиләкләргә сипкәндә яфракларына тидерә күрмәгез.

Агач көлендә файдалы микроэлементлар күп була. 100-150 грамм көлне 10 литр суда эретегез, һәр җиләк төбенә 0,5 литр сибеп чыгыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100