news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сентябрь башында кәбестәгә нәрсә сибәргә?

news_top
Сентябрь башында кәбестәгә нәрсә сибәргә?
"Татар-информ" архивы

Сентябрь башында кәбестәгә ашлама кертергә кирәк. Моның өчен 2 өлеш суперфосфат һәм 1 өлеш калий сульфаты алыгыз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ашламаны кәбестә тирәсенә гранулалар һәм кәбестә күчәне арасында 10-15 см ераклык калырлык итеп сибегез. 1 үсемлеккә 1 аш кашыгы ашлама җитә.

Ашламаны сипкәч, түтәлләргә яхшылап су сибегез.

Сыек ашлама яратучылар өчен тагын бер рецепт бар. Моның өчен 10 литрлы чиләктәге суга 2 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы сернокислый калий, 1 чәй кашыгы мочевина салыгыз.

Әлеге эремәне рәтләр арасына агызыгыз. 1 үсемлеккә 1-1,5 литр ашлама җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар